Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элек киткәннәрне авыл кабул итми


Үзбәкстаннан кайткан ханым йөзен күрсәтми
Үзбәкстаннан кайткан ханым йөзен күрсәтми

Заманында Актаныштан Үзбәкстанга китеп, анда озак еллар яшәгәннән соң, кире туган ягына кайткан ханым эш таба алмый интегә. "Бу көнгә калганымны туганнарым белмәсен", дип кайгыра ул.

Чаллы мәшгульлек үзәгенә эш эзләп килүчеләрнең күбесе ачулы. Таза-таза ирләр, җимертеп эшли алырлык ханымнар “Сез ни сәбәпле эшсез, тормышларыгыз ничек” дигән сорауларны бик тыңларга теләмиләр. Кайберләре бу сорауларга авыз эченнән генә җавап биреп, кызыксынучыны ераккарак җибәрергә мөмкин. Артык үҗәтлек күрсәтеп микрофон белән фотоаппаратны эшкә җигим дисәң, ул эш коралларынңны таш идәнгә алып ташлаулары да бар. Ачның ачуы яман диләр бит.

Эше булмаган кешенең дә тамагы тук булуга ышанып булмый. Чөнки биредәге сөйләшүләрдән аңлашылганча, кемнәрдер гаиләсе белән ботка гына ашый башлаган, кемдер авылдан алып килгән бәрәңгегә генә калган. Бәрәңгесе булганны бәхетлегә саныйлар. Менә шушындый тормыш белән кызыксынуны шәхси тормышка тыгылу, дип кабул итә кайбер эшсезләр. Аларның эш эзләп йөрүен,акчасыз тормышта яшәүләрен танышларына,туганнарына матбугат аша күрсәтәселәре килми. Яшь Чаллы эшсезләренең холык-фигыле әнә шундый.

Хезмәт биржасына эш эзләп килгән олырак яшьтәге бер апаны сөйләштерергә тырышып карадым. Радиодан исемен әйтмәскә вәгъдә биргәч, үз тормышын бераз сөйләде. Заманында ул Актаныш районыннан Үзбәкстанга китеп, анда озак еллар яшәгән. Узган ел туган ягына кайткан. Актанышның бер авылында да эш таба алмаганнар. 58 яшьлек апа 26 яшьлек кызы белән Чаллыга килеп эшка урнашкан. Түләүле фатир тапкан. “Жилстрой” дигән ширкәттә ярты елдан артык эшләсә дә, хезмәт хакы түләмәгәннәр. Ашарга акча юк, фатир өчен түли алмагач, аннан да куалар. Аптыраган апа хәзер кызы белән эше һәм торыр урыны булган Татарстанның теләсә кайсы авылына китәргә риза икән.
Үзәккә эш эзләп килүчеләр


Исемен әйтергә кушмаган апа фотога төшәргә дә теләмәде. Үзбәкстанда калган, Актанышта яшәгән танышлар, туганнар минем бу хурлык көненә калганны белмәсеннәр иде дип җан тартышты апа. Шунда бер читтә безнең сөйләшүне тыңлап торган ханым килеп, “Апа, син хурлыкка калмадың, сине илең хурлыкка калдырды”, дип аның күңеленә җылы кертте.

Татарстанга кайтып торыр урын да, эш тә таба алмаган апа Үзбәкстаннан китүенә хәзер нык үкенә. “Әгәр кызым белән Татарстанның берәр авылында торыр урын һәм эш булса, бәхетле булыр идек”, ди ул.

Чаллының мәшгүльлек үзәгендә тагын бер кызыклы күренеш бар. Биредә Русиянең кайбер төбәкләрендә аена 20 мең сумга кадәр эш тәкьдим итәләр. “Ләкин 8 мең эшсез арасында бу якларга китәргә теләүчеләр әлегә юк диярлек”, ди үзәкнең эш бирүчеләр белән эшләү башлыгы Римма Шамилова.

Русиянең башка шәһәрләренә эшкә барырга теләмәү дә хезмәт хакының ышанычлы булмавында. “Мисал өчен, китәрсең Түбән Новгород ягына эшкә, хезмәт хакы булмаса, акчасыз, Чаллыга кайта алмыйча тилмереп ятарсың”, диләр эш эзләүчеләр. Ел ахырына Чаллыда эшсезләр саны 20 меңгә җитәргә мөмкин, дип саныйлар белгечләр.
XS
SM
MD
LG