Бу китап дин дәресләрен укытучыларга дәреслек буларак нәшер ителгән. Китап Русиядә беренче тапкыр ислам нигезләре системага салынган дәреслек, дип тәкъдим ителә. Автор фикеренчә, бу китапта ислам мәгәрифендә очрый торган күп төрле сорауларга җаваплар табып булачак. Автор шулай ук җавапларны китапның эчтәлегенә кертү белән бергә, укытучылар өчен һәр бүлекнең укыту методикасын да биргән. “Ислам дәресләре” китабы ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды теләктәшлегендә, рус телендә басылган.
Китап ике зур бүлектән тора. Аның берсе - ислам чыганагы дип аталса, икенче бүлеге – ислам нигезләре дип билгеләнгән. 372 биттән торган дәреслекнең нинди максаттан чыгарылуы хакында китапның авторы мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин үзе болай дип белдерде.
“Бу дәреслекне ислам дәресләрен укытучыларга һәм укучыларга файдалы китап булыр дигән өмет белән әзерләдек. Иң төп мәсьәлә Аллаһны тану һәм адәм баласының җир йөзендә ул кушкан ислам нигезләренә таянып яшәве хакында. Ислам дәресләре булса да, гыйбадәт дәресләре юк. Болар аерым китаплар булып күп чыкты инде. Ә инде бу китапта кешелек һәм кешенең Аллаһ каршындагы җаваплылыгы фәлсәфи яктан карала. Анда ислам дине турында күп бирелә торган сорауларга җаваплар да бар”, диде китап авторы.
Мәскәүнең “Вече” дип аталган нәшрияте, Америка галиме Майкл Хартның “Йөз бөек кеше” дигән китабын басып чыгарган. Ул китапта иң абруйлы иң беренче урын Мөхәммәт пәйгамбәргә бирелгән. Китап авторы Майкл Харт ислам пәйгамбәрен барлык кешеләрдән, Гәйсә пәйгамбәрдән дә өстен куеп, аны тарих агымына иң мөһим йогынты ясаган шәхес дип билгели. Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин язган “Ислам дәресләре” дигән китапта бу хакта да тәфсилле язма урын алган.