Accessibility links

Русиядә бюджет дефициты 6% булыр дип көтелә


Русия президенты Дмитрий Медведевның икътисадый киңәшчесе Аркадий Дворкович илнең быелгы дәүләт бюджеты дефициты тулаем җитештерү күләменең 6 процентыннан артып китәргә мөмкин диде.

Русия хәбәр агентлыклары Дворковичның "дефицит, шиксез, 6 проценттан ким булмаячак, һәм хәтта артыграк та булырга мөмкин" дигән сүзләрен китерә.

Дворкович икътисадның кайбер тармаклары ел уртасына аякка басачак дип ышандыра.
XS
SM
MD
LG