Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мумбай һөҗүме өчен Пакстан күзләү хезмәте гаепләнә


Һиндстан тышкы эшләр министры Мумбайда узган ноябрь аенда булган канлы вакыйгаларны әзерләүчеләр Пакстан күзләү хезмәте белән бәйләнештә булган ди.
Атнакич матбугатка чыккан белдерүдә министр Шившанкар Менон ул һөҗәмнәрне оештыручылар "Пакстан күзләү хезмәтенең мөштәриләре һәм әзерләгән кешеләре булганнар һәм булып калалар да" ди.

Һиндстан ул һөҗүм өчен Пакстандагы тыелган Лашкар-и-Таибә төркемен гаепләп, аларга Пакстан рәсми оешмаларының да ярдаме булган дигән иде. Әмма моңарчы Пакстан күзләү хезмәте беркайчан да атап әйтелмәде.

Пакстан исә моңа нинди дә булса катнашлыгы булуын кире кагып килә.
XS
SM
MD
LG