Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә инфляция төшә, эшсезлек арта


Төркиянең экспорт нигезен тәшкил иткән текстиль белән автомобиль сату кимегәч, бу өлкәләрдә эшсезлек артты.

Бу атнада Төркия Статистика Оешмасы (ТСО) 2009 елның гыйнвар ае өчен инфляция саннарын игълан итте. Бу саннар узган ел белән чагыштырганда, инфляциянең кими башлавын күрсәтә. Әйтик, ваклап сатып алуда инфляция 9,5% булса, күпләп сатып алуда 7,9% булган. Моңа шатланыргамы? Акчасы булганнар сөенә ала, әмма инфляция төшүенең төп сәбәбе базарның таралуы, ягъни халыкның азрак товар сатып алуы. ТСО мәгълүматларына караганда, кием-салымда инфляция 8%-ка төшсә, азык-төлектә ул 1,5%-ка арткан. Димәк, халык азык-төлеккә акчасын җәлләми, ә башка кирәк-яракларны сатып алганда акчаны азрак сарыф итәргә тырыша.

Бүгенге көндә Төркиянең экспортын нигездә текстиль, кием-салым, автомобиль, тимер-корыч һәм авыл хуҗалыгы продукциясе тәшкил итә. Үткән елның октябрь аеннан бирле бу өлкәдә дә кимү сизелә башлады. Гыйнвар аенда күрсәткечләр 28 %-ка түбән тәгәрәгәнлектән, Төркия 7 миллиард долларлык керемен югалтты.

2008 елда Төркия 124 миллиард 768 миллион долларлык экспорт чыгарган иде. Хәзер исә ул текстиль белән автомобиль сатуда кимеде. Экспортта беренче урында торган автомобиль индустриясе 53% югалту кичергән.

Бу исә кайбер өлкәләрдә эшсезлекнең артуына китерде. ТСО-ның өч айлык саннарына караганда, 2008 елның октябрендә эшсезлек 10,9%-ка үскән. Ә 2 миллион да 550 мең кеше эшсез калган. Бу сан бүгенге көндә өч миллионга якынлаша. Бигрәк тә, яшьләр арасындагы эшсезлек 21,5%-ка артты.

Истанбул кием-салым экспортчылары берлеге рәисе Акбалык, хөкүмәт аерым чаралар күрмәсә, дүрт ай эчендә тагын 150-160 мең кеше эшсез калачак, дип белдерде. Хезмәт итү урыныннан чыгарылганнарның каршылык канәгатьсезлекләре дә арта бара. Хокук саклау хезмәткәрләре каршылык күрсәтүчеләрне күздән яшь чыгаручы бомбалар белән тарата, сак астына ала.

Автомобиль индустриясендә дә эшләр начар. Төркиянең иң зур автомобиль заводларыннан “Oyak Renault” ике атнага җитештерүен туктатты. Шулай ук, “Ғiat” автомашиналарын эшләп чыгарган “Tofash” та бер атнага эшен туктатты. Транспорт өлкәсендә экспорт кимүе сәбәпле эшсезлек башланды.

Эшсезлек кешеләрне акылга сыймаслык чараларга этәрә. “Төрек Бөер Фонды” җитәкчесе Тимур Эркнең әйтүенчә, көненә 5000 кеше үз бөерен сату өчен мөрәҗәгать итә икән. Элегрәк атнага бер кеше мөрәҗәгать итеп, 40 мең лирага бөерен сатарга теләсә, хәзер аның бәясе дә 5 мең лирага төшкән. Тимур Эрк мөрәҗәгать итүчеләргә Төркиядә кеше органнарын сатуның тыелган булуын аңлатса да, алар кеше органнары белән сату-итүче мафияга юнәләләр, дип зарланды.

Тук ачның хәлен аңламый дигәндәй, хәзергә эше булганнар хөкүмәтнең халык игътибарын башка якка җәлеп итү ысулларында йөзеп тора. Ләкин мин дә эшсез кала алам дигән курку көннән-көн арта бара.

Дөрес, хөкүмәт тә үзенә күрә чаралар күрергә тырыша, ләкин әлегә алар бик аз. Мисал өчен, дәүләтнең ТОКИ исемле төзү ширкәтенең кармагында сатыла алмаган 20 мең тирәсе торак бар. Хәзер шушы торакларны сатып алырга теләүчеләргә торак бәясенең башта 10%-тын, ә калганын 120 ай, ягъни ун ел эчендә түләү шарты белән сата башлаячагын игълан итте. Эшчеләрен эштән чыгармаганнарга субсидия түләү мәсьәләсе дә көн кадагында. Ләкин экспорт һәм җитештерелгән продукция булмыйча, эшсезлекне бетерү мөмкин була алмаячак. Дөньядагы икътисади кризис шартларында исә бу бөтенләй хыял кебек күренә.
XS
SM
MD
LG