Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО һәм Гыйрак илдәге сайлаулар турында сөйләште


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун җомга көнне алдан игълан итмичә Гыйракка килде.

Дәһлидән Гыйракка килгән Пан премьер-министр Нури әл-Мәлики белән сөйләшүләр үткәрде.

Очрашуда Гыйракта шимбә көнне беренче мәртәбә чагыштырмача тыныч шартларда үткән җирле сайлаулар турында да сүз барды.

Сайлауларның беренчел нәтиҗәләре әл-Мәлики тарафдарларының җиңүен күрсәтә.

Хөкүмәт сүзчесе әйтүенчә, җитәкчеләр бу сайлаулар нәтиҗәләренең Гыйрак белән БМО арасындагы мөнәсәбәтләргә тәэсире турында сөйләшкән.
XS
SM
MD
LG