Accessibility links

Байден: Америка киңәшеп эшләячәк


Байден Американың яңа тышкы сәясәтенең бераз пәрдәсен ачты
Байден Американың яңа тышкы сәясәтенең бераз пәрдәсен ачты
Американың яңа идарәсе башка илләр белән эш иткәндә “тонны үзгәртергә” тели. Берүк вакытта Кушма Штатлар дөньяда әйдәп баручы куәт булудан да туктарга җыенмый.

Байден сүзләренчә, Обама идарәсенең төп принципы – идеяләр-кыйммәтләр белән көч куллану арасында каршылык юк. Димәк, башка чара калмаса, Кушма Штатлар көч куллануын дәвам итәчәк.

Киңәшеп эшләү

Ләкин Вашингтон дипломатиягә кайта, дөньяның башка илләре белән киңәшеп эшләргә җыена.

“Америка күбрәк эшләячәк – бусы яхшы хәбәр, диде Байден. – Яман хәбәр – Америка партнерларыннан да күбрәк таләп итәчәк.”

Байден шундук мисал да китерде – Европа илләрен, террорга каршы сугышка өлеш буларак, кайбер Гуантанамо тоткыннарын урнаштыруда ярдәм итәргә чакырды.

Ул шулай ук Европа илләрен Фәләстингә һуманитар ярдәм, Әфганстанга күбрәк гаскәр җибәрергә чакырды.

Русия

Байден “Русия белән эшләргә” вәгъдә итте.

Аңа кадәр чыгыш ясаган Франция президенты Николя Саркози һәм Германия канцлеры Ангела Меркель Русиягә, үсеп килгән көч буларак, күбрәк ташламалар ясарга тәкъдим иткән иде.

Байден комга берничә сызык сызды.

“Без Русия белән һәрнәрсәдә килешә алмыйбыз, - диде ул. - Вашингтон Абхазия белән Көньяк Осетиянең бәйсезлеген танымаячак.”

Безнең караш үзгәрми – һәр мөстакыйль дәүләтнең карар кылу, тарафдарларын сайлау хокукы булырга тиеш, диде ул.

НАТО

Мәскәү белән НАТО арасындагы каршылыкны Байден “куркыныч” дип атады һәм бетерергә чакырды.

"НАТОның җиңүе – Русиянең җиңелүе һәм Русиянең көче – НАТОның зәгыйфьлеге, дигән фикерне Кушма Штатлар кире кага", – диде ул.

Байден Русия белән НАТОны Әл-Каидә һәм Талибанны җиңү максатында хезмәттәшлек итергә чакырды.

Моннан тыш, һәр ике илне атом коралын кыскарту юлларын эзләргә өндәде.

Калкан, Иран, Ислам

Кушма Штатлар Европада ракета калканы урнаштыру эшен дәвам итәчәк. Ләкин бу мәсьәләдә НАТО илләре белән дә, Русия белән дә киңәшеп эшләячәк.

Иран атом коралыннан баш тартырга тиеш. Югыйсә аңа басым артачак. Бу уңайдан Байден Иранга “мәгънәле тәкъдимнәр” ясалачагын әйтте.

Ислам дөньясы белән яңа мөнәсәбәтләргә кагылып, Байден “учын ачкан һәркемгә кулны сузачакбыз” диде. Аның сүзләренчә, Обама “мәдәниятләр бәрелешен туктатып булмаслык” дип санамый.
XS
SM
MD
LG