Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урта сыйныф каешын кыса башлады


24 яшьлек Вероника Нарожная Мәскәүдә бер көнбатыш ширкәтендә секретарь булып эшләгән. Психология факультетын бетергән, эшен яраткан, китергә җыенмаган. Ике атна элек җитәкчесе килеп аңа кыскартылу турында әйткән.

Компенсация итеп ике айлык хезмәт хакы биргәннәр, хәзер ул башка эш эзли. Әллә ни борчылган шикелле түгел. "Башкаларга ничектер, миңа җиңелрәк, секретарь урынына тәкъдимнәр җитәрлек", - ди ул.

Русия кризистан җиңелрәк чыгачак

Рәсми саннарга караганда Русиядә узган ел ахырына эшсезләр саны 500 меңгә артып 5.8 миллионга җиткән, 8% чамасы дигән сүз. Бу ел ахырына 7 миллионга җитәр дип көтелә.

Соңгы атналарда хөкүмәт ишелә барган рубльне ныгыту максатында миллиардлаган доллар казна акчасы сарыф итте. Урта сыйныф вәкилләренең хезмәт хакы еш кына долларга бәйле. Доллар төшкән саен, кесәләр дә юкара.

Кризис вакытында эшсезлек арту башка илләргә да хас. Әммә Русия икътисады башкалардан аерыла. Тройка Диалог төркеменең баш икътисадчысы Евгений Гавриленков фикеренчә, русиялеләр бу кризистан җиңелрәк чыгачак:

"Гади халыкның туплаган акчасы юк. Фикер белешүләргә карасаң, 80% гаиләләрдә тупланган акча юк. Ипотекалар да аз, тулаем җитештерүнең 1.5% чамасы. Ягъни бу бик гади икътисад, кризистан җиңелрәк һәм тизрәк чыгачак."

Сәфәрләрдән баш тартасы булачак

30 яшьлек Айдинә Мораталиева ике бала анасы, узган елның октябрендә эшен югалткан, аңа кадәр бер ширкәтнең эшкә алу бүлегендә эшләгән. Хәзер үзенә эш эзли.

Эш табуы авыр, чөнки конкуренция бик зур, ди ул. Мисал өчен, аның ширкәтенә элек эш эзләп атнасына 20 кеше мөрәҗәгать иткән булса, бу атнада меңнән артык гариза килгән.

Адинә үзенең хәлен ул кадәре мөшкел санамый. Аның кредит йә ипотекасы юк, ул әти-әниләре белән яши, 8 яшьлек игезәк балалары йөргән мәктәптә айлык түләү зур түгел.

Ләкин ул да каешын кысып яшәргә мәҗбүр, арзанрак кибетләргә йөри башлаган. Безнең гаилә өчен иң зур югалту – сәфәрләрдән баш тарту булачак, каникулларда Европага йөрергә күнеккән идек, менә анысы үкенеч булачак, ди ул.

Кризисның файдасы да бар

30 яшьлек Самара егете Йосыф Сәйфетдинов әлегә сәфәрләрдән баш тартмаган. Яңа ел бәйрәмендә генә гаиләсе белән Прагада булып китте.

Йосыф фәннәр кандидаты, университетта укыта, берүк вакытта төзелеш ширкәтенә эшли. Аның сүзләренчә, аларның ширкәте өчен кризисның хәтта файдасы да бар. Эш күләме азайган, ләкин икенче яктан, төзелеш материаллары арзанайган һәм, эшсезлек сәбәпле, эшчеләр табу эше җиңеләйгән.

Шушы мисалларга караганда, Русиянең урта сыйныфы соңгы елларда ирешкән кайбер рәхәтлекләрдән баш тартырга мәҗбүр булган, каешын кыса башлаган, ләкин әлегә аягында нык тора.
XS
SM
MD
LG