Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама икътисадны коткарырга тырыша


Икътисадка ярдәм програмы Конгресста тикшерү үткән арада, Обама тагын бер план күтәреп чыкты – банк тармагын коткару планын.

Сенат бу көннәрдә икътисадка ярдәм итү планын тикшерә. Американ президенты Барак Обама тәкъдим иткән планның күләме башта 937 миллиард доллар иде. Сенаттагы республиканнар аны 100 миллардка киметүгә иреште.

Обама сенаторларга мөрәҗәгать итеп планны мөмкин кадәр тизрәк кабул итәргә чакырды.

"Әгәр без планны тиз арада гамәлгә куймасак, икътисади кризис илкүләм казага әйләнә ала. Миллионлаган американ эшсез, өйсез, медицина ярдәмсез калачак. Тагы да күбрәге хыялларыннан ваз кичергә мәҗбүр булачак."

Рәсми саннарга караганда, узган айда Америкада тагын 600 мең кеше эшен югалткан. Эшсезлек дәрәҗәсе 7.6% җиткән.

Конгрессның вәкилләр пулаты Обама планын инде раслаган иде, үзенең төзәтмәләре белән. Обама ике пулатны февраль уртасына кадәр уртак фикергә килергә чакырды.

Басымын үтемлерәк итү өчен Обама атна ахырында табигый казадан зыян күргән Индиана штатына барып халык белән очрашты. Сишәмбедә Флоридага җыена.

Сәфәрдән кайткач ул конгрессменнарга мөрәҗәгать итте: "Американнар бар ил буйлап көрәштә һәм алар безнең эшкә яравыбызны белергә тели. Әйдәгез аларга үзебезне күрсәтик, биргән вәгъдәләрне үтәр өчен кулыбыздан килгәнен эшлик."

Сишәмбедә финанс министры Тимоти Гейтнер банк системын коткару планын игълан итәргә җыена. Башта ул дүшәмбегә билгеләнгән иде, әммә Сенатның игътибарын алмас өчен бер көнгә күчерелде.

Әлеге планда узган ел расланган 700 миллиард долларлык ярдәм пакетының икенче өлешен куллану тәртибе билгеләнәчәк.

Планның нечкәлекләре әлегә мәгълүм түгел, ләкин икътисадчылар аның әһәмиятен югары бәяли. Бары тик шушы банк кредитлары эшләп китсә генә икътисад аягына баса алачак, ди алар.

Һәм киресенчә, план эшләп китмәсә, узган елгы хәлләр кабатлана ала. Кыйммәтле кәгазь базары ишелә, кредитлар туңдырыла, ширкәтләр банкротка чыга, тагы да күбрәк кеше эшен югалта.

Американың элекке хезмәт министры Роберт Рейх сүзләренчә, бер зур банкның ишелүе җитә, дөбердәве озакка сузылачак.
XS
SM
MD
LG