Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Иминлек Шурасы Русия белән килешүне карый


Украинаның дәүләт иминлек һәм саклану шурасында бүген Русиянең "Газпром" һәм Украинаның "Нафтогаз" ширкәтләре арасында төзелгән килешү тикшерелә. Бу очрашу инде өч тапкыр кичектерелде. Шура президент Виктор Ющенко тәкъдиме белән җыела. Ющенко килешүне тәнкыйтьләп чыккан иде.

Килешүне Русия һәм Украина премьер-министрлары Юлия Тимошенко һәм Владимир Путин гыйнвар аенда имзалады.
XS
SM
MD
LG