Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанга алманнар килде


Уфага Германиянең Русиядәге илчесе Вальтер Юрген Шмид белән алман иленең Екатеринбургтагы генераль консулы Рената Шимкорайт килде.

Сәфәрләренең максаты — Башкортстанда Германия дуслыгы һәм хезмәттәшлеге елын ачу чараларында катнашу. Башкортстан-Германия дуслыгы һәм хезмәттәшлеге елы башкорт-алман дуслыгының - 45, Башкортстан-Германия дуслык җәмгыятенең 40 еллыгы уңаеннан игълан ителде. Германия вәкилләрен Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов кабул итте.

Очрашуда төп сүз ике яклы хезмәттәшлекне үстерү юллары турында барган. Алман кунаклары берничә уку йортында булдылар, “Бүгенге Германия” дигән күргәзмә ачу чарасында катнаштылар.

Ел барышында Уфада алман сәүдә йортын ачу да күзаллана.
XS
SM
MD
LG