Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Кашаповны яклап пикет узды


Кашаповны яклап пикетка килүчеләр
Кашаповны яклап пикетка килүчеләр

Татарстанда татар иҗтимагый үзәге Чаллы бүлеге җитәкчесе Рафис Кашаповны яклап пикетлар оештырыла башлады. Аның чираттагысы Казанда узды.

Пикетны бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) оештырган. Татарстан югары мәхкәмәсе каршында үткән әлеге пикетта 15-ләп кеше җыелган иде. Әмма аларның 7-се генә “Рафис Кашапов, Фәүзия Бәйрәмоваларны тентүне туктатырга!”, “Мәхкәмәнең РафисКашаповка карата нигезсез гамәлләре кризис чорында кризиска илтә”, “Поплар балаларны чукындыра. Ильминский заманы кайта мәллә?” кебек өндәмәләр язылган шигарьләрне тотып торды. Шул ук вакытта рәсми оешмалардан килеп шигарьләрне язып алучылар, видио тасмага төшерүчеләр дә булды.

Пикетка җыелучыларның барысы да ТИҮ әгъзалары иде. Ягъни барысы да иҗтимагый үзәк кешеләре. Урамнан узып китүчеләр исә пикетчылар янында озакка тукталмады. Бары тик өндәмәләрне уку, туктап карап тору белән генә чикләнде. Әмма БТИҮ рәисе Юныс Камалетдинов, пикетта бер генә кеше катнашса да, аның нәтиҗәсе булмый калмый, дип әйтә.
Татар иҗтимагый үзәге әләме


“Эш халыкның санында түгел. Чөнки пикетның максаты һәм эчтәлеге булган чакта аның һәрвакыт әһәмияте бар. Мондый җыеннарның кешеләргә, түрәләргә тәэсире бар. Пикет бүгенге мәсьәләләргә карата халыкның фикере барлыгын күрсәтә”, ди Юныс Камалетдинов.

Рафис Кашапов исә пәрәвез челтәрендә таратылган язмалары өчен милләтара низаг тудыруда гаепләнә. 9 февральдә аңа мәхкәмә эше башлап җибәрелгән. Юныс Камалетдинов үзе мәхкәмәдә Кашаповны яклаучы буларак та катнашкан.

“Кичә кич белән генә кайтып төштек. Бүген Зәки Зәйнуллин белән пикетка чыктык. Мәхкәмә эшендә алга таба да катнашырга җыенабыз. Пикетларны да туктатмаячакбыз. Чөнки хәзер югары мәхкәмәдә мөселманнарның да эше карала. Хәзер безнең милләтебезгә, татар халкына басым ясау кампаниясе алып барыла. Ул милли оешмаларны бетерү, тарату һәм юкка чыгару өчен эшләнә”, дип белдерде Камалетдинов.

Сәгать тугызда башланган җыен унбердә төгәлләнде, ягъни ике сәгать дәвам итте.
XS
SM
MD
LG