Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ: Кризис террордан да куркынычрак


Дэннис Блэйр
Дэннис Блэйр

Америка өчен бүген иң куркынычы террорчылык түгел, ә икътисади кризис. Ул төрле илләрдә сәяси тотрыксызлыкка китерә ала, ди илнең баш күзләүчесе.

АКШ күзләү идарәсенең яңа мөдире Дэннис Блэйр бу белдерүен атнакич көнне Сенатның күзләү комитетында ясады. Соңгы гасырда булмаса, соңгы дистә елларда иң җитди кризисны ул күп илләрнең тотрыклылыгына яный алган куркыныч дип атады.

"Икътисади кризислар бер-ике елга сузылса, кайбер тәрәккый иткән илләрдә режимнарны куркыныч астына куя ала. Болай да зәгыйфь тотрыклылык тотрыксызлыкка әйләнеп, тирә-якка таралырга мөмкин."

Кризис сәбәпле социаль чуалышлар төрле илләрдә күзәтелә. Кытайда уенчык җитештерү ширкәтләре ябылгач, миллионлаган кеше эшсез калды. Латвия һәм Япониядә меңләгән кеше урамга чыгып хөкүмәткә каршылык белдерде. Исландия хөкүмәте ишелү алдында тора.

Блэйр сүзләренчә, кризис Кушма Штатлар белән тарафдар илләргә һәм Американың үзенә, аның абруена да зыян китерә ала. Чөнки күпләр кризис өчен нәкъ менә Американы гаепле дип саный.

Илләрнең 2/3-сендә кризистан килгән зыянны киметү өчен җитәрлек акча бар. Ләкин күп кенә илләрдә, шул исәптән элекке совет республикаларында, андый мөмкинлек юк, ди Блэйр.

Үзәк Азия илләрендә ислам экстремизмы көчәя ала. Бу үз чиратында Америка һәм НАТОның Әфганстандагы гамәлләренә авырлык китерә ала.

Блэйр берничә илне телгә алды.

  • Русия үзенең йогынтысын арттыру өчен Кытай, Иран, Венесуэла кебек илләр белән ныклырак элемтәләр урнаштырырга тырыша. Кайчак аның сәясәте Америка мәнфәгатьләренә каршы килә.
  • Казахстанда нефть бәясенең тагы да төшүе киеренкелек артуга сәбәп була ала.
  • Украинада кризис бу илнең икътисадның да бик зәгыйфь булуын күрсәтте.
  • Беларуста протест чараларының артуы репрессияләрнең көчәювенә китерә ала.
  • Таҗыкстан һәм Кыргызстан мигрант эшчеләр кеременә бәйле, бу керемнең бетүе киеренкелекне арттыра ала.
  • Әфганстанда президент Карзай хакимияте зәгыйфьләнә бара. Кабул тирәсендәге моңарчы тыныч төбәкләргә гыйсъян кайта башлады.
  • Иранның Якын көнчыгышта өстенлек итергә тырышуы яңа мәшәкатьләр тудыра ала. Иранның атом куәтен үстерергә теләве, ә Израилнең моңа каршы булуы бу ике ил арасында низагка сәбәп була ала.
Шулай да, Блэйр сүзләренчә, өмет чаткылары да бар.

  • Нефть бәясе төшү Венесуэлага киртәләр сала.
  • Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗадның июнь аенда кабат сайлану ихтималын киметә.
  • Террорчылык мәсьәләсенә килгәндә, Әл-Каидә һөҗүмнәр башкарырга ниятләсә дә, берничә җитәкчесе үтерелгәннән соң, аның куәте кимеде.
  • Өстәвенә, Блэйр сүзләренчә, мөселман дөньясында террорчыларга каршы фикер көчәя бара.
XS
SM
MD
LG