Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роза Хәбибуллина: «Мин гомерем буе татарга хезмәт иткәнмен»


Роза Хәбибуллина Берлин Сабантуенда чыгыш ясый
Роза Хәбибуллина Берлин Сабантуенда чыгыш ясый

Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллинаның исеме мәскәүлеләргә генә түгел, күп төбәкләрдә яшәүче татар музыка сөючеләргә таныш исем.

80 елларда Русия төбәкләрен генә түгел, БДБ илләрен дә гизеп йөргән, композитор Сәяр Хәбибуллин җитәкчелегендәге «Хыял» төркеме җырчысы, соңгы ун елда төрле фестивальләрдә мактаулы урыннар казанган «Айкай» яшьләр җыр төркеме җитәкче буларак та беләләр аны. Ә инде мәскәүлеләргә Асадуллаев йорты дип аталган мәдәни үзәк кайтарылганнан бирле Роза Хәбибуллина үзәкнең мәдәният җитәкчесе булып эшли. Үзенә күрә аны Мәскәү татарларының «мәдәният министры» дип тә атарга була. Мәскәүдәге милли чаралар гына түгел, Мәскәү күләмендә уздырылган төрле фестивальләр дә аның катнашыннан башка узмый. Шушы көннәрдә Роза Хәбибуллина үзенең 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итәчәк. Бу көн алдыннан без аның белән әңгәмә кордык. Шушы еллар дәвамындагы иҗатыгызда иң мөһиме дип нәрсәне атар идегез дигән сорауга, болай дип җавап кайтарды:

«Аларны берәмтекләп санап, монысы бик мөһим, монысы алай ук түгел дип әйтеп булмый, әлбәттә. Хәзер инде узган юлга карап, мин гомерем буе татар халкына хезмәт иткәнмен дип әйтә алам. Минем өчен шунысы бик мөһим».

80 елларда Мәскәүдә оешып киткән «Хыял» төркеме татар эстрадасында үзенә күрә бер вакыйга булып торды. Чөнки Татарстаннан читтә, Мәскәү шәһәрендә оешып, бөтен ил буйлап татарча концертлар куеп йөргән төркемне татар яшәгән төбәкләрдә әле дә хәтерлиләр. Бу турыда Роза ханым:

«Мин үзем дә бик сагынып искә алам ул елларны. Без ул программаны бик үзенчәлекле, театрлаштырып әзерләгән идек. Минем сәхнәдәге образ татар кызларының тыйнак, моңлы, чая образын ачты. Шул образлар белән дә халыкның исендә калганбыздыр инде без», диде ул.

Узган гасыр ахыры, бу гасыр башында милли мәдәни мохториятләр оешып, инде биш ел элек мәдәни үзәк татарларга кайтарылгач та, Роза Хәбибуллина ул вакыйгаларның эчендә булды. Бүген ул мәдәни үзәктә мәдәният бүлеген җитәкли. Бу эше хакында Роза Хәбибуллина болай диде:

«Әлбәттә, җиңел түгел бу эш. Әгәр дә халыкка концерт күрсәтеп кенә аның татарлыгын саклап калсаң иде! Алай гына булмый шул ул. Без хәзер мәдәни үзәктә төрле түгәрәкләрнең эшенә дә бик игътибар бирәбез. Анда телне өйрәтәбез, татар тарихын аңлатабыз. Халыкны туплау бик авыр нәрсә. Һәрберсендә дөнья гаме. Алар акча эшли. Телгә, мәдәнияткә игътибар алай ук түгел шул. Шулай да без аларны җәлеп итәргә тырышабыз».

Соңгы ун елда үзенең иҗат үсеше белән бергә Роза Хәбибуллина әле «Айкай» дип аталган яшьләр төркеме оештырып, Казакъстан, Татарстан, Чувашстан, Мәскәү, Киевта булган фестивальләрдә дә катнашып, иң югары урыннар алуга иреште. Аның кул астында җыр сәнгатенә өйрәнгән балалар үзләре генә түгел, аларның әти-әниләре дә бүген татар булулары белән горурланып, татар сәнгатенә гашыйк булып яшиләр.

«Айкай» төркемен оештыруның да үз тарихы бар. Мәскәүдә татар класслары эшли башлагач, алар башка милләт балалары белән чыгышлар ясый торган иделәр, безнең балаларның сәнгать ягы бик түбән булуын күреп, тәнкыйтьләп тә алдым. Шул вакыт ул мәктәптә эшләүче әнием, «Тәнкыйтьләргә кем дә булдыра, яхшыртасы килсәң үзең кил дә өйрәт балаларны!», диде. Менә шул вакытта вакытлыча гына дип башлаган идем. Хәзер инде 10 елдан артык вакыт узып киткән. Беренче укучыларым инде үсеп беттеләр. Аларга алмашка «Шаян», «Наян» дигән кечкенәләр төркеме барлыкка килде. Балаларын шул түгәрәкләргә йөрткән әти-әниләргә бик рәхмәтлемен. Алар үзләре дә, безгә йөргән 40-тан артык бала да татар булып үсте, татар булып калдылар. Хәзер инде минем элекке укучыларым матди ярдәм күрсәтә башлады. Менә әле генә «Айкай» төркеме солисты булган, 25 яшьлек Марат Сәүбәнов микрофоннары, телевизоры белән бергә менә дигән музыка үзәге бүләк итте. Кайберәүләре профессиональ җырчылар булып китте, башкалар да үзләрен югалтмады», дип горурланып сөйләде Роза ханым.

Татарстаннан читтә иҗат итүчеләргә ниндидер мактаулы исем алу бик җиңел түгел. Андый хәлләрне хәзер инде Татарстанның атказанган артисткасы булган Роза Хәбибуллинага да кичерергә туры килгән.

«Читтә яшәп иҗат итүчеләрне Татарстанда бик белеп бетермиләр, әлбәттә. Җырчылар, музыкантлар белсә дә, югары даирәләрдәгеләр бик белми. Ул вакытагы министр Илдус Тарханов иҗатыма бик уңай караса да, кайбер «яхшылык теләүчеләр» тырышлыгы белән исем алу озакка сузылды. Документларны да югалтып карадылар. Ходайның рәхмәте, яхшы кешеләр дөньяда бар. Миңа Татарстанның атказанган җырчысы дигән исем бик кадерле», ди Роза Хәбибуллина.

«Айкай», «Шаян», «Наян» төркемнәре эше дәвам иткән мәлдә, Розаның үз иҗаты да туктап тормый. Әледән әле яңа альбомнары дөнья күрә. Нинди авторлар белән эшлисез дигән сорауга Роза Хабибуллина:

«Беренче чиратта Сәяр Хәбибуллин! Аннан Рөстәм Невретдинов, Ренат Шакирҗанов, Алмаз Монасыйпов, Рим Хасанов исемнәрен атар идем. Аларның җырларын да Казанда ишеттерәсем килә. Талантлы композиторлар Мәскәүдә дә бар бит ул», диде ул.
XS
SM
MD
LG