Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия президенты Гүл Казанга килде


Төркия президенты Абдуллаһ Гүл Русиягә рәсми сәфәре кысаларында Казанга килде. Татарстан аны бөтен дәүләт билгеләрен кулланып каршы алды.

Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ике президент Казан кирмәнендә аерым сөйләшү үткәрде, шулай ук ике як вәкилләре катнашлыгында да эшлекле очрашу узды.

Шул арада Төркия президентының хатыны Хәйрүннисә Гүл Казан кирмәненең истәлекле урыннары белән танышты. Ул Кол Шәриф мәчетен, Благовещение чиркәвен карап чыкты. Шулай ук аңа "Эрмитаж-Казан" музей үзәгендә Госман империясе ядкарьләре күрсәтелде, дип хәбәр итә "Татар-инфом" агентлыгы.

Төркия президенты Абдуллаһ Гүл һәм Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Казанда Татарстан-Төркия бизнес форумының ачылышында катнашты. Анда Төркия президентының рәсми вәкиллегендәге министрлар, парламент вәкилләре, эшмәкәрләр һәм матбугат вәкилләре дә булды.

Төркия президенты Абдуллаһ Гүл Казанга Русиягә рәсми сәфәре кысаларында килде. "Төркия һава юллары" ширкәте очкычы Казан һава алына көндезге сәгать бердә төшеп утырды, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар.

Төркия президентын һәм аны озатып баручы төркемне Татарстан президенты, хөкүмәт башлыгы, парламент рәисе һәм башка рәсми кешеләр каршы алды.

Гүл килүе хөрмәтенә һава аланында махсус хәрбиләр төркеме тезелгән булган, Төркия, Русия һәм Татарстан дәүләт байраклары эленгән, дип хәбәр итә Татарстан президентының матбугат хезмәте.

Якшәмбе көнне Төркия президентына Казан дәүләт университетының мактаулы докторы исемен бирүгә багышланган тантана үтәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG