Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Нурлы Татарстанга рәхим итегез!”




“Русия «салкын сугыш» чорындагы куәтен кайтарырга тырыша. Әммә Чечнядагы канлы сугышлар һәм Осетия белән Ингушетиядәге соңгы хәлләр милләтара низагларның һәм исламчы сепаратизмның Русиягә нинди куркыныч тудыра алганын күрсәтә. Ләкин Русиянең бар мөселман республикалары да андый үзсүзле түгел. Нурлы Татарстанга рәхим итегез!”

Пулитцер үзәге Татарстан турында әзерләгән яңа фильм шундый кереш сүзләр белән башлана. Анда Татарстан төрле дин һәм милләт вәкилләре татулыкта яшәгән үрнәк төбәк итеп күрсәтелә. Әммә бу татулык какшарга да мөмкин, дип дәвам итә авторлар.

“Узган ел Грузия сугышыннан соң рәсми Мәскәү, көтелмәгән адым ясап, Абхазия белән Көньяк Осетиянең бәйсезлеген таныды. Бу Русиянең үзендә милли хисләрнең көчәювенә сәбәп булды. Шул исәптән, Татарстанда кайбер төркемнәр, ә нишләп без дә бәйсез түгел, дигән сорау куйды.

Башта Бөтентатар иҗтимагый үзәге, аннары Милли мәҗлес Татарстанның бәйсезлеге шигарен күтәреп чыкты. Хәзер халыкара җәмәгатьчелек Грузияне генә түгел, ә башка төбәкләрне дә күзәтә. Моңарчы оҗмах төбәге саналган Татарстанда татулык какшарга да мөмкин, дигән борчулар бар.”


Пулитцер үзәге (Pulitzer Center on Crisis Reporting) бәйсез журналистиканы алга сөрүче табыш казанмаган оешма. Киң яктыртылмаган мәсьәләләр турында документ фильмнар әзерләп аларны төрле чаралар аша киң катламга тарату белән шөгыльләнә.

Пулитцер үзәге әзерләгән фильмнар PBS челтәренең Foreign Exchange исемле атналык тапшыруында күрсәтелә. Бу тапшыруның Америка медиа базарында рейтингы 60% чамасы дип исәпләнә.
XS
SM
MD
LG