Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер татары да чит-ят бәйрәмнәрне үз итә


Бер танышым шатлыгы белән бүлеште. “Менә, изге Валентин көнендә оныгым Гөлнараны сорарга килделәр. Ватанны саклаучылар көнендә, ягъни 23-февральдә, никах укытырбыз, иншалла”, ди.

“Кем соң ул изге Валентин?”, дигән сорауга җавап бирә алмады – белми дә икән. Кыскача аңлатырга туры килде: төрмәдә утыру күңелсезлеген бизәү өчен, мәхәббәт хатлары язып таратуы белән дан алган адәм баласы гына ич ул.

Монысы католикларны изгесе. Праваслау динендә дә андый изгеләр, кем әйтмешли “дачурта”. Кирәк чакта алар елап та, ягъни мироточить итеп алалар. Әйтик, әнә күптән түгел генә күренекле дин әһеле Кирилның митрополит булып сайлануына шатланып, изге Сергий Раднежский сурәте шатлыклы күз яшьләре белән елап алды. Үзе генә түгел - төп сурәте тирәли урнаштырылган кечерәк 16 сурәте белән бергәләп.

23 февраль бәйрәме дә – әкияти Куликово сугышына багышланган бәйрәм кебек уйдырма гына. Моның белән танышыр өчен, “Правда” газетасының 1918 елгы 25 февраль санында чыккан бер язмадан өзек белән танышу да җитә.

“Бу атна партия һәм бөтен совет халкы өчен әче, гарьлекле, авыр, ләкин кирәкле һәм файдалы сабак булды… Полкларның үз позицияләрен, хәтта Нарва сызыгын сакларга теләмәве, “чигенгәндә бар нәрсәне дә юк итәргә”, дигән әмернең үтәлмәве турындагы газаплы-мәсхәрәле хәбәрләр, чаба-чаба качу, хаос, сукырлык, җебегәнлек, ачык авызлык турында сөйләп тә тормастан – хыянәткә тиң күренешләр”, диелгән анда.

Ленин әйткәнчә, Нарва сызыгын сакларга теләмәгәннәр. Ә Сталин язган “ВКП(б) тарихы”нда болай диелгән: “1918 елның 23 февралендә РККА Псков белән Нарва янында алман басып алучыларын кырып салды”.

Башта кыскача Псков турында. 23 февральдә большевиклар анда камалыш хәле игълан итәләр. Шул ук көнне 10-15 чакрым ераклыкта дошманнар барлыгы ачыклана. Ләкин сугыш булмый: беренче очрашудан ук кызыллар чабып качалар. 24 февральдә 200 чамасы немец гаскәриләре, мотоциклларга утырып, тыныч кына Псковка керәләр. Шул ук көнне, бернинди каршылыксыз, Юрьев һәм Ревель, ягъни Тарту белән Таллин алманнар кулына күчә.

Нарва янындагы “җиңү” – тагын да “кызыграк”. Учредительное Собрание ачылган көндә, Питербурда тыныч демонстрацияне куып таратуы белән дан алган Балтыйк матрослары, Петроградны саклау максатыннан, Нарвага җибәреләләр. Дыбенко җитәкчелегендәге команда конфискацияләнгән 3 мичкә спирт белән Нарвага килеп төшә. Бер-ике көн эчендә бу зәхмәтне “җиңгәч”, Дыбенко үз штабы белән Нарвадан китә. Моны ишеткән матрослар да алгы сызыкны ташлап качалар. Питербурдан килгән генерал Парский Дыбенконы Нарвага кайтырга, аны сакларга үгетли. Ләкин “матросы устали” дигән җавап кына ала. Данлыклы Дыбенко матрослары, Гатчинога җитеп, бер тимерьюл эшелонын кулларына төшерәләр дә, Русия буенча сәяхәткә китәләр. Югары хәрби шура башлыгы Бонч-Бруевич ил буенча телеграм-приказлар җибәрә: “Качкыннарны тотып, Мәскәүгә китерергә!” Нарва “каһарманнары” март ахырында Самарда пәйда булалар. Ай буе нәрсә ашап йөргәннәре турында баш ватасы юк инде: 3 көн Нарвада ятканда ук, “кызыл террор” урнаштырып өлгергәннәр ич алар.

Ә Дыбенко отрядының Нарвадан китүе исә, бернинди атыш-сугышсыз, кечкенә немец отрядына биредә 4 мартта хуҗа булу мөмкинлеге ача. Менә шундый данлыклы ул – 23 февраль көне. Нәкъ Русия тарихыдай.

Бу җәһәттән татар мәгълүмат чараларына да теләк белдерәсе килә. Шундый бихисап урыс бәйрәмнәрен зурлау урынына үзебезнең күренекле вакыйгаларны, данлыклы шәхесләребезне искә алу да комачауламас иде кебек. Әйтик, “Симбирский курьер” газетасы һәр шимбә санында узган атнада туган күренекле урыс шәхесләренең исемлеген бирә. Җирле радио-телевидение дә мондый гамәлдән читтә калмый. Шуның белән урыста горурлык хисе дә тәрбияли. Югыйсә, татар халкы да горурланырлык шәхесләргә бай бит. Шулай ук татар тарихында да шатлыклы һәм сабак алырлык аянычлы вакыйгалар бихисап. “Мондый үрнәк безгә дә комачауламас иде: нигә аларны да мәгълүмат чараларына да искә алмаска соң?”, диләр Сембернең татар милли хәрәкәте активистлары.

Чынлап та, матбугат чаралары гына түгел – киң аудиторияле “Татарстан – Яңа гасыр” каналы да бу җәһәттән ифрат та файдалы гамәл кыла алыр иде.
XS
SM
MD
LG