Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның ышаныч дәрәҗәсе төшерелә


Стандарт энд Пурс бәя бирү оешмасы Халыкара валюта фондының Киевка яңа кредит бирүенә бәйле борчылу белән Украинаның ышанычлылык дәрәҗәсен тагын да төшерде.

Стандарт энд Пурс белдерүендә Украинаның озын мөддәтле чит ил акчасындагы бурычлары кредит дәрәҗәсе "В"дан һәм үз акчасындагы бурычлары кредит дәрәҗәсе "В+"тән "яман нәтиҗәле кредит" дәрәҗәсенә үзгәртелде диелә.

Белдерүдә Украинаның дәрәҗәсен төшерү эше алдагы 2 атнада тәмамланачак диелә.

Украина рәсмиләре Халыкара валюта фондының Украинада бюджет дефициты кредит таләпләренә туры килми дигән борчылулары сәбәпле Киев кредитның чираттагы 1.9 миллиард доллар өлешен ала алмаска мөмкин ди.
XS
SM
MD
LG