Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарларга ярап булмый инде…


Мәктәп тәмамлаучылар хәзер имтиханнарны бары урыс телендә генә бирергә тиеш. Русия мәгариф министрлыгы милли компонентны бетерү белән генә чикләнмәде.

Каюм Насыйри музеенда бүгенге көндә татар теленең проблемалары һәм аларны чишү юлларына багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе үтте. Мәгариф стандартларында милли-төбәк комоненты бетерелгәч, ана телен укыту тирәсендә борчулар шактый артты.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Раиф Зиннәтуллин әйтүенчә, милли мәгариф алдында хәзер ике проблема тора. Аның беренчесе демографик хәлнең кискенләшүе белән бәйле. Чөнки балалар саны кими, ә бу үз чиратында татар мәктәпләренә тискәре йогынты ясый. Аеруча авылдагы мәктәпләргә. Зиннатуллин сүзләренчә, бу проблема татарлардан кала башка милләтләргә дә кагыла.

“Бездә 1138 татар мәктәбе эшли. Алардан тыш республикада чуаш, мари, удмурт, башкорт, яһуд халыкларының мәктәпләре бар. Әмма бу мәктәпләрнең дә саны әкрен генә кими бара”, ди мәгариф министрлыгы хезмәткәре.

Икенче проблема итеп ул мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр кергәннән соң, нинди генә гамәлләр кылынса да алга китеш булмауны саный. Мәктәпне тәмамлаучылар хәзер имтиханнарны да бары урыс телендә генә бирә алачак.

Раиф Зиннәтуллин
“Русия мәгариф министрлыгыннан укучыларның чыгарылыш имтиханнары урыс телендә булырга тиеш, дигән боерык алдык. Бу татар теле үсешенә шулай ук тискәре тәэсир итәчәк”, диде Зиннәтуллин җыелышта.

Әле моннан тыш, хәзер Русиянең белем бирү планы нигезендә һәм федераль исемлектә булган дәреслекләр белән генә укыту рөхсәт ителә. Бу план Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгын гаҗәпкә калдырган, чөнки анда туган тел һәм әдәбият дигән фән бөтенләй язылмаган булган. Төрле сөйләшүләрдән соң ниндидер үзгәрешләргә ирешкәннәр. Һәм Мәскәүдән берничә проект тәкъдим ителгән.

“Русия мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән дүртенче проектта урыс теленә 3-4 сәгать кенә бирелгән. Моны кабул итмәгәч, сезгә берничек тә ярап булмый, диделәр. Әгәр урыс теле шулай аз булса, ата-аналар канәгать булмаячак. Татарстандагы кануннарга таянып үзебезнең проектны эшләп җибәрдек. Анда 5 сәгать - татар, 5 сәгать - урыс теле булырга тиеш дип яздык”, ди Зиннәтуллин.

Әмма кайбер Русия төбәкләрендә, әллә ни уйлап тормыйча “Урыс телендә белем бирүче мәктәпләр өчен” дигән укытуны сайлаганнар. Шуңа анда татар теле икешәр сәгать кенә калган.

Җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин сүзләренчә, Русиядә урыс булмаган халыкларының телләрен бетерү гамәле ул дәүләт сәясәтенә әверелде.

“Башта ул сынау рәвешендә булды. Сөйләмнәренә туры килә торган әлифбаны тыеп карасак, бу халык нишләр икән дип сынап карадылар. Хөкүмәтебез дәшмәде. Аннан соң бу халык белән теләсә нәрсә эшләп була икән дигән нәтиҗәгә килделәр”, ди Сафиуллин.

Аның сүзләренчә, республикадагы татар мәктәпләре мескен хәлдә.

“Татар мәктәпләре иң начар биналарда урнашкан. Мисал өчен, Идел буе районындагы 18нче татар мәктәбен, Совет районындагы 20нче татар гимназиясен алып карагыз, алар инде 15-17 ел буе начар бинада”, ди Сафиуллин.

Ул халык җитәкчеләргә һәм депутатларга гына ышанып утырырга тиеш түгеллеген дә әйтә.

“Халык үзе күтәрелеп чыгарга тиеш. Европада студентларның хокукын боза башласалар үзләре генә түгел ата-аналары, күршеләре дә күтәрелеп чыга. Ә бездәге халык сарык көтүе кебек кемне сайларга кушсалар шуңа тавыш бирә”, ди Сафиуллин.
XS
SM
MD
LG