Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рим Хәсәнов метрода гармун уйный


Рим Хасанов метрода уйнарга мәҗбүр
Рим Хасанов метрода уйнарга мәҗбүр

Кайбер череп баеган миллиардерлар үзләренең берничә миллиард долларыннан колак каккан чакта, гади халык очын-очка ялгап яшәргә мәҗбүр.

Хәтта күренекле шәхесләр, олы талант ияләре дә бичара хәлдә кала хәзерге заманда. Хәер, талант ияләренең зур күпчелеге эллеке елларда да май эчендә йөзде дип булмый. Хәзер инде аеруча кыенга туры килә аларга. Моңа мисал итеп бар татар-башкорт дөньясында киң билгеле композитор Рим Хәсәновны да китерергә мөмкин.

Уфада тормыш көтәрлек акчалы эш таба алмау, музыкалар язуга заказлар булмау сәбәпле, берничә ел элек Мәскәүгә күчеп киткән иде ул. Анда язучыларның Переделкино ял йортында бер бүлмә алып яши, үзе әйтүенчә, аена 18-әр мең сум акча түләп тора.

“Кайчагында, ашарга, көндәлек әйберләр алырга акча җитми башлаган көннәрдә, метро күчешенә төшеп, гармунда татарча көйләр уйнап та, ипи-чәйлек акча эшләргә туры килә”, ди Рим Хәсәнов.

Әле танылган композитор берничә генә көнгә Уфага кайткан. Биредә, пенсия алу өчен, документлар хәстәрләп йөрүе икән. “Менә аена 2700 сум акча чыгарганнар миңа. Бу яшәү минимумыннан да кимрәк пенсия”, ди Рим Хәсәнов ни көләргә, ни еларга белмичә.

Әйбәт пенсия алу өчен, Рим Хәсәновка аның алман дуслары Германия хөкүмәте рәисе Ангела Меркель ханымга мөрәҗәгать итәргә киңәш кылган. Ул Башкортстандагы алманнар белән байтак еллар иҗади хезмәттәшлек иткән кеше ич. Әллә күпме алманча җырлар да язды, аларны үзе үк сәхнәләрдән алманча җырлый да иде. Менә шул тәкъдимне уйлап йөри әле Рим әфәнде.

Рим Хәсәновның әти-әнисе Башкортстанның Благовар районыннан. Ә шул райондагы Пришиб исемле авылда алманнар яши. Алар белән дә Рим әфәнденең электән үк бәйләнеше булганын күпләр белә. Германия кануннары буенча, алман мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен, башка милләттән булган атаклы шәхесләр дә бу илнең пенсиясенә өмет итә ала икән.

Үзенең олуг талант иясен 3 меңлек хәерче пенсиягә калдырган илгә рәхмәтләрен әйтеп, Рим Хәсәнов тиздән 3 мең евро күләмендә алман пенсиясен алырга, ә үз иленең 3 меңен берәр өметле яшь композиторга биреп барырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG