Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көймәсе чайкала башлаган Михалков Сембердә дә эзләр калдырган


Сембер өлкәсе башлыгы Владимир Шамановның киңәшчесе Дмитрий Пиорунскийның Латин Америкасына китеп югалуының сәбәбләрен күпләр ачыкларга тырыша.

Бик тә талантлы режиссер, югыйсә үзе. Кинода гына түгел – тормышта да. Нәкъ аның сценарие буенча генерал Шаманов губернатор булып сайланган иде ич. Михалков эмиссарлары барча районнар башлыкларын да Шамановның һичшиксез җиңәчәгенә, каршы тавыш бирүче районнарның көн күрмәячәгенә инандырып йөрделәр. Ә губернаторның вазифаларына керешүе тантанасын өлкәдә моңа кадәр тиңе булмаган тамашалар белән ныгытып куйдылар.

Бу таләпкә буйсынмаган бердән-бер район башлыгы Ханәфи Рамазановка, чынлап та, көн күрсәтмәскә тырыштылар. 4 ел буе һәркөн диярлек төрле тикшеренү-ревизияләр белән теңкәсенә тиеп. Дөрес, пакь куллы кешедә гаеп табу кыен – башка ысул белән аны “авызлыкладылар”: районның төп керем чыганагы булган шикәр заводын хосусилаштырып, тартып алдылар. Хәер, бу байлыктан Чынлы районы болай да колак кагар иде, чөнки “тыңлаучан” башлыклы районнар да таландылар бит. “Симбирскмука”, Конфет-шоколад фабрикасы һәм башка (куштырнаклы) ”вак-төяк”.

Нәтиҗәдә Михалков, “Сибирский цирюльник” дигән фильм тәэсире аркасында, үзе үк “Симбирский цирюльник” исеменә лаек булган иде. Мондый афераларны Сергей Михалков үзе тормышка ашырмаса да. Болары – Сембер өлкәсе башлыгы булып сайланган Владимир Шаманов өстеннән күз-колак булып утырган кеше – “губернаторның иң якын киңәшчесе” Дмитрий Пиорунский эшчәнлеге җимеше.

Хәзер бу “советник” Латин Америкасына качкан икән: әллә Боливиядә, әллә Диминикан республикасында яшәп ята, ди. Аның кинодеятель белән арасы бозылуы сәбәбе безгә караңгы. Югыйсә, бернидән дә курыкмый торган кинорежиссер һәм аның җирле “баскагы” – бер җан-бер тәндәй әшнәләр иде кебек. Һәм алар өстендә болытлар да куермас кебек иде. Михалков - Пиорунский тандемының эшчәнлеген ул вакытта ук оппозицион басмалар һәм төрле бәйсез оешмалар каты тәнкыйтьләсәләр дә, “Васька слушает и кушает” кебек иде.

Төп максатның Галиҗанәп акча куу гына булганы һәркемгә аңлашыладыр, анысы. Моның өчен өлкә икътисадының барлык тармакларын үрмәкүч пәрәвезедәй чорнап алу исә - Шамановның төп “киңәшчесе” Пиорунскийның да таланттан мәхрүм түгеллеген күрсәтә. Ике талантлы кешенең үз эшчәнлекләре җимешләрен “дөрес” бүлә алмаулары да ихтимал. Чөнки “хуҗалар” исемлегендә башкалар да бар булып чыкты. Шул исәптән, Михалковның кызы, берничә ел элек Мәскәү ресторанында атып үтерелгән Михаил Радько дигән кеше…

Соңнан бу талап алынган ширкатьләрне төрле кешеләргә сатып, эзләрен дә югалтаннардыр. Һәм Пиорунский да буш кул белән качмагандыр, дип фаразлый җирле матбугат. Башка фаразлар да бар. Менә берсе: имеш, Михалков, Сембер ягыннан суырып алган байлыкны бүлешү булмасын өчен, Пиорунскийны прокуратурага тапшыргандыр, ә тегесе качып өлгергәндер.

Хәер, башка фаразлар да бар. Мәсәлән, “Симбирский курьер” газетасы Михалков үзенең хаталары турында киночыларның алда торган корылтаенда сүз тотарга җыенган, имеш. “Бәлки ул, бөтен гаепне качкынга йөкләп яки хатасын танып, анда талау белән пычранмаган ак киемдә чыгыш ясар”, дип язган иде бу басма.

Кино эшлеклеләренең корылтае Михалков әфәнденең абруе төшкәнен күрсәткәнгә, мондый тырышлыклар булса да, нәтиҗәсез бирмәгәндер, дип фаразларга гына кала. Бу фараз дөрес булса, хәтта Михалков та ялгышкан булып чыга.

Ялгыш дигәннән, булалар инде алар да. Мәсәлән, Сембергә Мәскәүдән зур кунаклар килә икән. Имеш, алар шәһәр мэры Сергей Ермаковка премьер Путин кул куйган диплом тапшырачаклар. Анда Сембер каласы - иң төзекләндерелгән, ягъни благоустроенный шәһәр дип язылган, ди. Җирле телевидение аша “Новости” тапшыруында бу турыда сүз чыккач, шундук өзелде һәм алып баручы башка темага күчте.

Ә шулай да мондый бүләкләр ни өчен бирелә икән соң? Бәлки, ришвәт ашадыр? Юк, диде элеккеге җитәкчеләрнең берсе. Иң мөһим күрсәткеч – шәһәрне төзекләндерү өчен күпме акча тоту. Шөкер, бу яктан, Сембер каласы “впереди планеты всей”, дияргә дә буладыр. Әйтик, һәйкәлләр кую буенча. Узган елда гына да мәгънәсе бик шикле булган берничә һәйкәл пәйда булды.

Мәсәлән, элекке телевидение йолдызы Валентина Леонтьева, сүгенүдә еш кулланыла торган, әмма әлифбадан куып чыгарылган башында ике нокталы Е хәрефе, Семберне яулап алган, ләкин шовинистик “тарих” буенча бу калага нигез салган урыс воеводасы Богдан Хитровоның атка атланган гәүдәсе…

Югыйсә, мэрның үзенең үк “шәһәр төзекләндерелмәгән, һәм семберлеләр өчен ягымлы түгел – недружелюбен”, - дигән сүзләре ишетелгән иде. Хәер, эш ягымлылыкта гына түгел. Картлар йортында да зур проблемалар бар икән. Монысы инде шәһәр мэрының Коми республикасында фаҗигасенә бәйле әйтелгән сүзләре.
XS
SM
MD
LG