Accessibility links

Кайнар хәбәр

Australiantatars? Tatarsaustralia.com?


Аустралия татарлары эмигрантлардан курыкмый. Веб-схифәләре дә күченеп килүчеләргә ярдәм күрсәтә. Тик матди ярдәмгә мөмкинлек юк.

Аустралия татарларының интернеттагы сәхифәсе Australiantatars.com адресы белән эшли. Аның турында без Диләрә Вәлиева белән әңгәмә кордык.

Үзләре яңартып торалар

Казанда Аустралия татарларының веб-сәхифәсе вәкиле Диләрә Вәлиева булып китте. Ул Көньяк Аустралия татар-башкорт берләшмәсе сәркатибе. Сайтны алар акча түләп, башка бер аустралияле программачыдан ясатканнар. Ә даими тутырып баруны үзләре башкара. Диләрә ханым һәм оешманың җитәкчесе Шөхрәт Вәлиев икесе бергәләп сайтны карап, даими яңартып торалар. Бу эшкә мәкаләләр язып элү, форумга килгән хатларны яңарту, сорауларга җавап язу, фотоларны элү керә. Диләрә Вәлиева тумышы белән Казан кызы. Ул мәхәллә эшендә катнаша. Әйтик, кыз балаларга татарча биюләр өйрәтә һәм башка эшләрдә дә әйдәп йөри.

Australiantatars? Tatarsaustralia.сom.

Сәхифә ике адрестан ачыла: Australiantatars.com һәм Tatarsaustralia.com. Әмма Диләрә Вәлиева "Australiantatars.com" сүзтезмәсен ешрак әйтүләрен әйтә.

Ике оешма, бер милләт

Аустралиядә ярышып яки хезмәттәшлек итеп эшләүче ике татар оешмасы бар. Сайт шул турыда яза. Беренчесе аның 1984 елда Аделаидада яшәгән Сәгыйть һәм Ләйлә Садирләр тарафыннан корылган булган. Ул Көньяк Аустралия татарлары берләшмәсе дип атала. Шулай ук Көньяк Аустралия татар-башкорт берләшмәсе дә эшли.

500-дән артык кеше

Бүген Аустралиядәге татарлар 500-дән артык кешедән тора, дип санала. Аустралия татарлары оешмалары гадәттә Кытайдан күченүчеләр һәм элеккеге СССР-дан килеп аларга кушылган татар киленнәреннән тора. Аустралиядә Советлар берлеге җимерелгәннән соң күченүче татарлар да бар. Алар арасында мәхәллә тормышыннан читтә торучылар да бар. Шул татарлар да хәзер сайт аша элемтә кора алачак.

Бер сайт кына җитми

Диләрә Вәлиева, аустралияле татар яшьләре һәм балаларының башка сәхифәләрдә дә теләп аралушын әйтә. Алар арасында урысныкы булган Vkontakte.ru да бар. “Татарстаннан шактый дусларын таптылар. Шулар белән аралашыр өчен урыс сайтларына да керәләр инде”, дип сөйли Диләрә Вәлиева.

Аустралиягә күченергә теләүчеләр өчен

“Андый теләге булучылар өчен без шат. Безнең илдә дә татарлар күп булсын. Сайтка да күченеп килү турында сорап язалар. Без аларга киңәшләр бирәбез. Тик матди ярдәм итү мөмкинлеге генә юк”, дип сөйли Диләрә Вәлиева.
XS
SM
MD
LG