Accessibility links

Кайнар хәбәр

Comedy-clubта татарлык символы?


Тимур Бәдретдинов. Шамакай битлеге белән.
Тимур Бәдретдинов. Шамакай битлеге белән.

Интернет татарлары инде ике ай элек узып киткән эш елына нәтиҗә ясый. Батырлар арасында төрмә күргән сәясәтчеләр дә, гламур шамакай да бар.

“Татарлар.ру” веб-сәхифәсендә кулланучылар иң билгеле татар сәясәтчесе, җәмәгать эшлеклесе, җырчысы, мәгърифәтчесе, журналисты кебек бүлекләрдә үзләре хөрмәт иткән шәхесләргә тавыш бирә.

Кырым-Казан-Мәскәү-Чаллы . . .

Әлегә иң күп тавыш җыеп баручылар арасында Кырымнан кеше хокукларын яклаучы Надир Бәкир, милли юлбашчы Мостафа Җәмилев тә бар. Ә Казаннан исемлектәге алдынгылар арасынаа Эльвира Фатыйхова, Данил Сафәров, Разил Вәлиев, Миркасыйм Госмановлар кергән. Күп тавышларны мәскәүле йолдызлар да туплап килә. Ә Чаллыдан исемлеккә эзәрлекләнүче журналист, “Чаллы яшьләре”, “Безнең юл” кебек газеталарны чыгаруда катнашучы, “Азатлык” берлеге рәисе Дамир Шәйхетдинов кертелгән. Сверлау, Төмән, Омск, Сембер кебек төбәкләрдән, Төркиядән дә билгеле татарлар исемлектә тора.

Март аена кадәр

"Татарлар.ру" сайты бу бәйгене ел саен оештыра. Тавыш бирү, соңгы елларда яңа ел бәйрәмнәре шаукымы басылгач башлана. Һәм ул бүген дә дәвам итә. Аны оештыручы Тимур Сөләйманов тавыш бирүләрнең март аена кадәр дәвам итәчәген әйтә. Бу нисбәттән фикер алышуларны шул сайтның форумында да, “Матбугат.ру” кебек башка сайтларда да күреп була.

Тансык та, шикле дә

"Ел татарлары" - тансык, ирекле бәйге булырга тырыша. Нәтиҗәләрне кулланучыларның гына фикере билгели. Алар тәкъдиме белән намзәтләр ярышка кертелә. Кулланучылар тавышы җиңүчеләрне ачыклый. Тавышлар саны автомат рәвештә хисаплана”, дип яза оештыручылар. Бу тавыш бирү ысулына, анндагы саннарга шик белдерүчеләр дә шактый.

Оештыручылар рейтинг - бәйгегә мондый номинацияләр тәкъдим иткән булган: “Татар җәмәгать эшлеклесе”, “Татар иганәчесе”, “Татар мәгърифәтчесе”, “Татар артисты, ягъни башкаручысы”, “Татар сәясәтчесе”, “Татар спортчысы”, “Татар яшьләре лидеры”, “Татар журналисты”, “Татар коллективы”, “Татар интернетчысы”. Кулланучылар исә тагын башка номинацияләрне дә тәкъдим иткән. Әйтик: “Татар динчесе” һәм “Татар гаиләсе”. Әйтик соңгысында лидер булып Америкада яшәүче Гатаулла Камский гаиләсе тора.

Татарстан байрагын күтәргән чемпион һәм “Comedy-club” шамакае

Иң күп тавыш туплаган кандидатлар "Татар ир-егете – 2008" һәм "Татар хатын-кызы – 2008" булып саналачак икән. Бу арада әйтик куп тавышны ханым-туташлардан Пекин олипиадасында Татарстан байрагын күтәргән Гөлнара Сәмитова туплап килә. Ә ир-егетләрдән исә кырым татар юлбашчысы Мостафа Җәмилов алда бара. Аның белән бер рәттә Русиядә “котычкыч” тансык проект саналучы “Comedy-club” артисты Тимур Бәдретдинов килә. Әмма тавышлар саны даими үзгәреп тә тора.

Татар интернеты шулай иттереп нәтиҗәләрен барлый. Һәркемнең үз батыры була ала. Форумнарда исемлек өчен әле Рәшит Ягъфәров, Миңтимер Шәймиев, Әсгатъ Галимҗанов, Фәүзия Бәйрәмова, Рамай Юлдашев, Илсур Мәтшин һәм башкаларны тәкъдим итүчеләр дә булган. Тик алар исемлеккә кертелмәгән.
XS
SM
MD
LG