Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковская мәхкамәсе прокуратурага каты орым


Мәхкамә карарын көткәндә
Мәхкамә карарын көткәндә

Барлык гаепләнүчеләр дә акланганнан соң прокуратураның бәйсезлегенә шикләр тагын да артты.

Җәмәгать мәхкамәсе Политковскаяны үтерү эшендә хөкем ителгән 4 гаепләнүченең барысын да аклады.

Русия прокуратурасына зур орым булган бу карарны мәхкамәдә даими эшләмәүче җәмәгать мәхкамәсе әгъзалары чыгарды
Журналист Анна Политковскаяны үтерү эшен караучы Мәскәү бүлгесе хәрби мәхкамәсенең җәмәгать мәхкамәсе утырышчылары гаепләнүчеләрнең берсенең дә гаебе исбатланмады дип белдерде.

Эчке эшләр министрлыгының элекке хезмәткәре Сергей Хаҗикорбанов журналистны үтерүне оештыруда, бертуган чеченнар Җәбраил һәм Ибраһим Мәхмүтовлар үтерүдә турыдан-туры катнашуда гаепләнгән иде.

Гаепле дип хөкем ителгән очракта аларның өчесенә дә гомерлек төрмә җәзасы яный иде. Элекке ФСБ хезмәткәре үтерүгә катнашуда гаепләнмәсә дә, аңа бу эшкә бәйле башка гаепләү белдерелде.

Гаепләнүчеләрнең барысы да иреккә чыкты
Мурад (сулда) һәм Җәбраил (уңда) Мусаевлар мәхкамә карарыннан соң иректә
Аклау карары игълан ителгәннән соң бертуган Мәхмүдовлар кочаклашып сөенешкәндә, аларның анасы Залпа Мәхмүдова күз яшьләре белән “афәрин” дип кычкырды.

Соңрак Җәбраил Мәхмүдов җурналистларга “Аллага шөкер. Без бик шатбыз. Безнең өчен кайгырганнарның барысына да рәхмәтлебез,” – диде.

Прокуратура исә аклау карарына каршы аппеляция мөрәҗәгате әзерлиячәген белдерде.

Мәхкамә карары хакимияткә карата шикләрне көчәйтте
Политковскаяның туганнары һәм элекке хезмәттәшләре үтерүчене һәм үтерүгә яллаучыны тотып хөкемгә тартмый торып гаделлек булмаячак ди. Алар бу мәхкамә карарын хуплау белән бергә, чын үтерүчеләрнең хөкемгә тартылачагына шик белдерде.
Олег Панфилов

Мәскәүдәге экстремаль журналистика үзәге мөдире Олег Панфилов гаеплеләрнең җәзага тартылачагына өметләнмәве белән бергә, Политковскаяны үтерүгә хакимиятләрнең дә катнашы бар дигән шикләре булуын белдерде.

“Бу мәхкамә шулай ук хакимиятләрнең – мин бу очракта аерым рәсмиләрне күздә тотам, үтерүгә бәйле булганнарны да, үтерүдә катнашучыларны да, оештыручыларны да табарга теләмәвен күрсәтте,” – диде Панфилов.

Шул ук вакытта Панфилов Русия мәхкамәләренең сәяси бәйсезлегенә шикләр арта барганда мондый карар чыгуы беркадәр өмет тә бирә ди.

Хакимияттәге коррупция, Чечнядә кеше хокукларын бозулар турында язган Политковская 2006-ның октябрендә үз йортының керешендә атып үтерелгән иде.

Русия җитәкчелеген каты тәнкыйтьләгән журналистның ул чактагы президент Владимир Путин туган көнендә, 7 октябрьдә үтерелүе бу эшкә хакимиятнең катнашы булуы турында шикләнүләргә дә бер сәбәп булды.

Русия җитәкчелеге исә бу үтерүгә катнашы булуын кире кагып, бу Русияне каралау өчен оештырылган эш диде.

Мәхкамәдә гаепләнүчеләрнең генә түгел, Политковская гаиләсе адвокатлары да гепләнүчеләрне яклап, чын үтерүчеләр әле дә иректә дип чыгыш ясады.
Леонид Никитинский

Кайбер хокук яклаучылар һәм аналитиклар прокурорларның шундый көчсез дәлилләр белән чыгыш ясавы прокуратураның бертөрле хакимият чикләүләре кысасында эш итүенә ишарәли ди.

Соңгы елларда мәхкамә хәбәрчеләре оешмасын җитәкләгән Леонид Никитинский бу мәхкамә карары Политковскаяны үтерүгә хакимиятнең катнашы булуын ачык күрсәтте диде.
XS
SM
MD
LG