Accessibility links

Кайнар хәбәр

Манас базасының көннәре санаулы


Кыргызстан парламенты депутатлары
Кыргызстан парламенты депутатлары

Кыргызстан парламенты Манас һава базасын ябу турындагы хөкүмәт карарын хуплады. АКШ Үзәк Азиядә яңа юллар эзләргә мәҗбүр

Манас һава аланы һәм андагы ныгытма күрше Әфганстанда сугыш алып баручы АКШ хәрбиләре өчен бик яхшы, җайлы урын иде. Анда туктап алар ял итте, алмашып торды, Манастан Әфганстандагы гаскәрләргә кирәк әйберләрне тиз генә китереп торды. Ай саен шушы база аша 15 меңләп хәрби һәм уртача 500 тонна әйбер үткән булган.

АКШ хәрбиләре корал, башка әйберләрне Пакстаннан да алып торды. Әмма Талибан сугышчылары Әфганстанга Пакыстан аша бара торган юлларга гел һөҗүмнәр ясап торды, әйбер китертүгә киртәләр корды.

Бу шартларда Манас һава базасы АКШ һәм НАТО өчен бердәнбер имин юл булып калган иде.

Имин юл ябыла

Кыргызтан шушы соңгы мөмкинлекне дә бетерергә тора. Парламент Манас ныгытмасын ябу карарына хуплау белдерде, хәзер аңа Кыргызстан президенты имза салырга тиеш, аннан соң ул гамәлгә керәчәк.

Җирле хөкүмәт АКШка рәсми кәгазь җибәргәнннән соң, 180 көн эчендә хәрбиләр базадан чыгып китәчәк.

Парламент күпчелек тавыш белән Манас базасын ябуны хупласа да, анда бу карар белән килешмәүчеләр дә булды. Социаль демократик фирканең парламенттагы төркеме башлыгы Бакыт Бешимов АКШ гаскәрләрен куу вакыты җитмәде әле дип саный.

Ул: “Бу авыр заманда, саклану мөмкинлекләренең кимүе, террорчыларга һәм экстремистларга юл ача. Кыргызстанның дәүләт мәнфәгатьләреннән чыгып караганда, Манас базасын ябу вакытсыз карар дип уйлыбыз” диде.

Сөйләшүләр дәвам итә

Әмма вакыйгалар башка юнәлеш тә ала ала. Агентлыклар хәбәр иткәнчә, Кыргызстан тышкы эшләр министры Кадырбәк Сарбаев Америка дипломатлары белән һава базасы турында сөйләшүләрен дәвам иттерә. Әмма әлегә АКШ ягыннан бернинди тәкъдим килмәгән. Сарбаев илнең Манас базасын кулланган өчен түләнгән акчаны күпмегә арттырырга теләвен хәбәр итмәде.

Кыргызстан җитәкчелеге, Манас базасын ябу карарын кабул иткәндә Мәскәүнең тәэсире булган дигән хәбәрләрне кире какты.

Кыргызстан президенты Бакиев Манас базасын ябу теләге хакында Мәскәүдә 3 февраль көнне игълан итте. Шуның белән бер ук вакытта Русия Кыргызстанга 2 миллиардтан күбрәк долларлык кредит һәм башка ярдәм вәгъдә итте.

АКШ саклану министры Роберт Гейтс журналистлар белән сөйләшкәндә, Русиягә гаепләүләр ташлады.

Бер яктан Мәскәү АКШларына Әфганстанда бергә эшләү турында сүзләр сөйләгәндә, икенче яктан Манас базасы мәсьәләсендә "безгә каршы эшли", дип белдерде АКШ саклану министры Гейтс.

Кыргызстандагы ныгытманың ябылуы АКШ хәрби җитәкчеләрен Үзәк Азиядә башка юлларны эзләргә мәҗбүр итә.
XS
SM
MD
LG