Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризис белән Медведев тә көчәя


Узган якшәмбедә Русия президенты Дмитрий Медведев халык белән турыдан-туры булмаса да, телевидение аша сөйләшү гадәтен кертеп җибәрде.

Шуның беренчесен ул илдә икътисади хәлнең хөртиләнә баруына багышлады. Президентның шушы яңа гәдәте, сайлануына бер ел үтү белән ул үзен бәйсезрәк тота башлады дигән фикерләр уятты.

Чыннан да, Дмитрий Медведевнең бар милләтне шулай аталарча кайгыртып, аны икътисади авырлыклардан саклап калырга тырышуын күрсәтүе, кризис белән бергә Русиядә президент куәте да көчәя ахры дигән хис калдырды. Шушы олы урынга бер ел елек сайланган Медведев әлегә кадәр элекке президент, ә хәзер премьер-министр булып эшләгән Путин күләгәсендә генә йөри иде.

Җайлы гына күн кәнәфигә утырып президент Медведев Русия халкын кризистан курыкмаска чакырды, хөкүмәтнең нәкъ менә шундый катлаулы чор өчен алдан ук тиешле мая әзерләп куюын әйтте.

"Без, әлбәттә, бюджетны үзгәртәбез, бу катлаулы, дефицитлы бюджет булачак", ди Медведев. "Әмма резервтагы мая белән без быел да, киләсе елда да бар чыгымнарны, шул исәптән соцаль чыгымнарны да капларлык һәм финанс кризисның шушы иң авыр чорын үтәрлек хәлдә булачакбыз", дип ышандырды халыкны Русия президенты.

Федор Лукьянов
Мәскәүдәге аналитик Федор Лукьянов фикеренчә, Медведевның шушы тырышлыклары илдәге сәяси тәрәккыят өчен файдалы була ала.

"Президентның халыкка күренергә тырышуы һәм кешеләргә килеп туган вәзгыятьне аңлатырга омтылуы яхшы бер гәмәл булып тора. Бу президент идарәсенең элеккеге кебек пропаганда белән генә шөгыльләнүенә караганда күпкә отышлырак. Ераграк киләчәкне күз алдында тотканда, бу уңай була ала", ди Лукьянов.

Медведевнең халык каршына шулай аталарча кайгырту нияте белән, профессор кыяфәтендә чыгуы, элекке президент Путиннең һөҗүмчән, кайвакыт хәтта тупас һәм вульгар чыгышларыннан кискен аерылып тора.

Белгечләр, Русиядә икътисади үсеш барганда андый кырыс стиль үзен акласа да, билгесезлеккә юл тотканда җәмәгатьчелек белән йомшаграк сөйләшү урынлы күренә дигән фикердә тора.

Игътибарны тагын шул да җәлеп итә - илдә хәлләр начарая барган саен, Путин дә әкренләп телеэкраннардан югала бара. Аны күрсәтү кимегәннән-кими. Моның артында, әлбәттә, аны яман хәбәрләр белән бик бәйләмәскә, аның имиджен тискәре тәрәккыят белән бозмаска тырышу да ята ала.

Әгәр дә Владимир Путинның киләчәккә яңа сәяси омтылышлары бар икән, ягъни ул янә президент булырга, Русия дилбегәсен кире үз кулына алырга уйлый икән, ул үзен кризис белән тәңгәлләштерүгә юл куймаячак.

Бу очракта Медведевнең телеэкраннарда ешрак күренә башлавы, аның Путинны ышыклавы гына булып тора ала.

Федор Лукьянов исә, Владимир Путин чын мәгънәсендә эшләп арган кешене хәтерләтә, Дмитрий Медведев шуннан файдаланып, үз тәэсирен ныгыта ала дип уйлый.

Русиянең фәкать үсә баруына гына күнеккән Путин "юнәлешнең болай кискен үзгәрүенә әзер түгел иде", ди Лукьянов.

Дмитрий Медведевнең телевидение аша халык белән аралашуы берничә атнага бер булачак, дип белдерә аның матбугат хезмәте.
XS
SM
MD
LG