Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гади халык ипи белән сөткә күчә


Кибетләрдә сыер ите, кабымлыклар азрак сатыла башлаган. Урлашу очраклары да арткан.

“Ничек халык ипи белән сөткә күчмәсен, тагын бәяләр артып килде”, дип белдерә Казанның Ирек мәйданындагы азык-төлек кибете мөдире Рәйхана Миңнуллина.

“Он, ярмалар, чүпрә нык артты. Әле кичә генә чәйләр алган идек, алар да 12 процентка күтәрелгән. Кыйммәтчелек үзен бик сиздерә”, ди Миңнуллина. Мөдир сүзләренә караганда, халык сыер итен дә азрак ала башлаган, тавыкка күчкән.


Матур савытлардагы төрле-төрле йогуртлар аз сатыла башлаган. “Сөт, кефир, катыкны күбрәк ала башладылар”, ди Миңнуллина.

Бу кибет советлар заманындагы сәүдә челтәреннән әллә ни аерылып тормый. Һәр бүлектә бер сатучы. Азык-төлекнең төренә карап берничә бүлектән тора. Исеме дә советлардан калган “Миру мир” (“Дөньяга тынычлык”) дип атала. Тик товарларның муллыгы гына совет кибете түгел икәнлеген искәртә.

Дөрес, кайберәүләр бу кибетне якын-тирәдәге башка сәүдә урыннары белән чагыштырганда кыйммәтрәк дип тә белдерә.

Коткарса бәрәңге коткарыр

Ирек мәйданыннан үзәккә таба атлаганда шул тирәдә яшәүчеләр яхшы белә торган ипи кибете бар. Әйберләр арзанрак дип, үтеп баручылар да монда сугылып чыгарга тырыша икән.


“Ипи кибете” дип аталса да, зур булмаган бу сәүдә ноктасыннан кирәк булган бөтен әйберне дә алырга була.

Кибетнең мөдире Фидания Галләмова, шәһәр читеннән дә килеп ипи алучылар бар, дип белдерә. “Ипигә без бәяләрне күтәрмәдек. Кризиска кадәр ничек булган әлегә шул килеш. Ипине күбрәк тә ала башладылар. Халыкның деликатес әйберләргә акчасы җитмәгәнлеге сизелә. Икмәккә, сөткә ихтыяҗ артты”, ди Фидания Галләмова.

Шулай ук ул ярмаларга бәяләр артып торса, аларны алучылар кимергә мөмкинлеген дә кире какмый. Кайберәүләр әйтүенчә, тиенен-тиенгә санаучылар бәрәңгегә күчәргә мөмкин.

“Соңгы вакытта спиртлы эчемлекләрне дә азрак ала башладылар”, ди Галләмова. Ипи кибете булса да, монда аракы, шәраб та мулдан.

Халык арзанлы кибетләргә күчә

"Бәхетле"дә
Ә менә Казанда кыйммәтле азык-төлек кибетләре “Бәхетле” сәүдә челтәренең сүзчесе Игорь Шевелев: “Безгә элек халык ничек йөргән һәм нәрсә алган, буген дә шул килеш, үзгәреш юк”, дип белдерде.

“Пятерочка” челтәрендә эшләүчеләр исә, халыкның кыйбатлы кибетләрдән үзләренә әкренләп күчә башлаганын әйтә. Шулай ук сөт һәм сөттән әзерләнгән Татарстанда җитештерелгән ризыкларга сорау үскән.

Урлаучылар да арта


Кризис башлангач кибеттән акча түләмичә, урлап ризык алып чыгарга тырышучылар саны арткан. Чөнки “Пятерочка”ларда гомум сәүдә залы, кирәк әйберне кәрҗингә тутыра барасың да, чыкканда гына түлисең. Исемен әйтергә теләмәгән бер кассир сүзләренчә, ике карак тотылган көннәр дә була икән.

“Яхшы гына киенгән бер ханым, үзенең кечкенә генә кул сумкасына тавык та, кетчуп та тыккан иде. Ничек сыйдырган ул аны”, ди тотылган чираттагы карак турында әлеге кассир.
XS
SM
MD
LG