Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә ана теле укытучылары киңәшмәсе


91 мәктәп директоры Гүзәл Кәримова хәзердән үк киләсе уку елына балалар туплау белән борчыла.

Мәгариф идарәсе хезмәткәре Роза Хәлиуллова шәһәр мәктәпләрендә ана телен өйрәнүче балалар саны белән таныштырды. Барлыгы 1000 чамасы бала ана телен өйрәнә. Әлбәттә, тирәнтен өйрәнү турында сүз йөртү кыен - нигездә, факультатив һәм түгәрәкләрдә. Аннан тыш, Иделбуе халыкларының гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияты белән таныштыру түгәрәкләре эшли, диде ул

Икенче булып сүз тоткан автономия рәисе урынбасары Рифкать Әхмәдуллов исә, күтәренке рухта соңгы елларда алга баруыбызны бәян итте. Тик балалар саны кимүе борчый. Ул шулай ук Мәскәүнең төрле кануннар белән ана телен укытуны чикләүләренә дә тукталды. “Шөкер, кануннар яңгыры соңгы арада тукталды кебек. Ана телен өйрәнүгә җәлеп ителгән балалар саны 9 мең ярым иде – хәзер 6 мең ярым гына. Шәһәр мәктәпләренең 80 процентында татар теле укытылырга тиеш”, диде ул.

Хуҗабикә – мәктәп директоры Гүзәл Кәримева мәктәп хәлләре белән таныштырды: олимпиадалардагы уңышлары, кабинетларның җиһазлануы дәрәҗәсе. Артабан мәктәп турында үзләре ясаган видеофильм күрсәтте. Гүзәл ханым Татарстанның зур ярдәме турында да әйтеп узды. Балаларның “Сәләт” лагерында да катнашуын искә алып. Укыту, нигездә, урыс телендә алып барыла. Ана теле – атнага бер сәгать.

Утырыштан соң гамәли дәресләр тәкъдим ителделәр. Ана теле укытучысы Зөһрә Хәбибуллина күрсәткән дәрес Мәҗит Гафури иҗатына багышланган иде – аның “Гөлләр бакчасында” дигән шигыренә анализ. Нәниләрнең төп игътибарын гадәттә урысча аталучы чәчәкләрнең үзебезчә исемнәренә юнәлтеп.

“Халкыбызның милли бизәкләре” дигән темалы хезмәт дәресендә малайлар – төбәтәйләр, ә кызлар алъяпкычлар бизәү белән шөгыльләнделәр. Үз эш нәтиҗәләре булган уенчыкларны кунакларга бүләк тә иттеләр.

Класстан тыш дәрес исә, Муса Җәлилнең туган көненә багышдаптыр инде, аның иҗатына багышланган иде. Дәреснең максаты – “Сәгать”, “Кара песи”, “Маэмай”, “Куян” кебек шигырьләр нигезендә милли тәрбияне ныгыту. Ахырда үзешчән сәнгать егет-кызлары кунакларны гыйбрәтле тамаша белән “сыйладылар”.

Тәнәфестә мәктәп директоры Гүзәл ханымга мәктәпнең хәл-әхвәлләре, киләчәккә өметләре турында сорау бирү форсаты табылды.

“Иң мөһиме – алда торган аккредитация. Моның өчен уку кабинетларын тиешенчә җиһазлау таләп ителә. Монысы – чираттагы бурыч. Ә алда – киләсе уку елына балалар туплау. Бу яктан аеруча тырышырга кирәк булыр. Бөтен ил буенча балалар саны кимүе шартларында – бигрәк тә”, дип җавап бирде ул.

Йомгак әңгәмәсендә Русия Дәүләт думасы рәисенең беренче урынбасары Любовь Слисканың иҗтимагый тормышта чиркәү тәэсирен чикләүгә каршы тору кирәк, дигән өндәмәсе турындагы Интерфакс хәбәре белән таныштыру форсаты да табылды.

Ичмаса, шушы саф татар мәктәбенә бу кагылмасын иде, дигән фикер белән. Хәер, бу сүзләр барчабызга да яңалык түгелдер инде хәзер. Икенче көнне үк, митрополит Кирилл, телевидениенең махсус праваслау каналы аша чыгыш ясап, Русия киңлекләрендәге барча оешма-уку йортлары-ширкатьләрне дә шушы дин тәэсире астына кертү кирәклеген дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәрде ич. “Интерфакс”ның бу турыдагы хәбәрендә әйтелгән чараларның кичекмәстән тормышка ашырыла башлавына этәргеч сыйфатында.
XS
SM
MD
LG