Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оскар ярышында һинд киносы җиңде


Фильмның иҗат төркеме
Фильмның иҗат төркеме

Һолливудта 81-нче тапкыр АКШ кино академиясенең бүләкләре тапшырылды. Һиндстанда төшерелгән “Тузган торак миллионеры” фильмы 8 Оскарны яулады.

Мумбайның ярлы бистәсеннән чыккан яшүсмер тарихы башка һинд кинолары кебек үк елата да, юата да. Анда җырлар да, биюләр дә, куркыныч һәм кызык маҗаралар да бар. Британ режиссеры Дэнни Боил үзенең фильмында фәкыйрьлектә үскән ятим баланың тормышын, аның һәм Һиндстандагы башка меңнәрчә сабыйның яшәү өчен көрәшен сурәтли.

Җәмал исемле ятим малай бала чагыннан бирле бер кызга гашыйк. “Кем миллионер булырга тели?” уенына да ул яраткан кызын табыр өчен килә һәм анда җиңү яулый. Тормышында булган маҗаралар аңа сорауларга җавап бирергә ярдәм итә.

8 Оскар

Әлеге фильм Һолливудтагы чит ил матбугаты берләшмәсенең “Алтын Глобус” исемле 4 бүләген алган иде инде. Британиядә кино белгечләре дә бу фильмны һәм аның авторларын иң яхшылары дип атады. Хәзер Америка кино академиясе дә шушы британнар төшергән һинд киносына үз бүләген бирде.

“Тузган торак миллионеры” фильмы Оскар ярышында 8 номинациядә җиңеп чыкты. Беренчедән, ул “Иң яхшы фильм” бүләген алды. Аның режиссеры, сценарие, продюссеры, операторы, тавыш режиссеры, монтажы һәм фильмның музыкасы да
иң югары бүләккә лаек булды.

Фильм күптән түгел террор һөҗүмнәре аша танылган Һиндстанның Мумбай төбәгендә төшерелде. Бу әсәрнең җиңүе турында билгеле булгач, Мумбайдагы һәм башка төбәктәге халык бәйрәм итәргә урамга чыкты.

Әлеге фильмының иҗат төркеме мондый уңышка өметләнмәнгән. Фильмның продюссеры, Оскарны алгач, “башлаган вакытта акчабыз да әз иде, йолдызларыбыз да юк иде, бары тик яхшы әсәр һәм режиссерыбыз гына бар иде”, дип искә алды.

Фильмдагы кайбер рольләрне башкарыр өчен актерларны Мумбай урамнарында эзләп йөргәннәр. Тәҗрибәле, танылган режиссер Дэни Боил җитәкчелегендә һөнәри эзерлеге булмаган актерлар да эшләрен бик югары дәрәҗәдә башкара алган.

"Титаник" йолдызы һәм башкалар

Америка киноакадемиясе шулай ук бер бүләкне “Укучы” дигән фильмда наци лагере караучысы ролен башкарган өчен Кэйт Винслетка бирде.

Сан-Францискода азчылыклар хокуклары өчен көрәшүче сәясәтче Һарвей Милкны уйнаган актер Шон Пен да ир-ат актерлар арасында иң яхшысы дип табылды. Яң яхшы чит ил фильмы дип япон киносы танылды.

Ә менә казакъ режиссеры Тимур Бикмамбетовның Һолливудтагы беренче эше, “Аеруча куркыныч” фильмы Оскар ярышына намзәт буларак чыгарылса да, төп бүләкне ала алмады.
XS
SM
MD
LG