Accessibility links

Салаватның да "ашы сыек" иде


Чаллыда 13-нче тапкыр җиңел машиналарда узышуы буенча Салават кубогына бәйге оештырылды.

Әлеге бәйге тарихка хәйрия ярышлары дигән исем белән кереп калды һәм анда тупланган акча, бирелгән бүләкләр Чаллыдагы балалар йортына тапшырыла.

Быелгы ярышның бер үзенчәлеге бар - башка еллардагы кебек ул ике көн булмады, 21 февральдә башланып, шул ук көнне тәмамланды да. Ярышның директоры Аркадий Дадаев: “Хәзер күп кенә спорт командалары ярышлардан баш тарта башлады. Төрле регионнарга чыгып көндәшләре белән уйнарга бара һәм кире кайта алмыйлар. Кризис үзен спортта да сиздерә. Салават оештырган, Русиядә бердәнбер дип саналган хәйрия узышына да кризис йогынты ясады”, дип аңлатты.

Бәйге башланырга бер көн кала шушы ярышны яктыртучы журналистларны хакимият бинасына җыеп, бер сәгатькә якын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаттылар, барысын да аңладым дип имза куйдырдылар. Ярыш алдыннан спорт журналистларын тагын бер кат җыеп, яңадан да куркынычсызлык инструкциясе белән таныштырдылар.

Бу чара Оренбурда автомобиль узышларында булган фаҗигә белән бәйле булырга тиеш. Бу фаҗигадән башка да, Сембердә, Төмәндә узган ярышларда зыян күрүчеләр булган, алар мәхкәмәгә мөрәҗәгать итеп, килгән зыянны ярышларны оештыручылардан түләтмәкче икән. Менә шуңа күрә дә бәйгене күзәтүче журналистларга таләпләр катылана.
Бүләкләү тантанасы


Башка елларда ярышка хезмәт күрсәтүчеләрне, шул исәптән милиция, журналистларны Салаватның хәйрия бәйгесендә бушлай мул итеп төшке аш белән сыйлыйлар иде. Быелгы төшке аш алай ук мул булмады, итсез карабодай боткасы, 3 телем ипи һәм чәйдән гыйбарәт булды тамак ялгау.

Тамаша карау бушлай һәм килүчеләр саны башка еллардан күбрәк иде. Ярышка Татарстан премьер-министры Рөстәм Миннеханов та килде. Ләкин аны бәйгенең ачылу тантанасында да, җиңүчеләргә Салават бүләк тапшырганда да күрүче булмады. Премьер кечкенә боралакта очып килде, 4 сәгать чамасы ярышта катнашты һәм тиз генә китеп барды. Кайбер журналистларда 16-нчы санлы ярыш машинасында премьер-министр Рөстәм Миннеханов булуына шик тә туды. Әйткәнемчә, халык һәм журналистлар Миннихановның үзен күрә алмады. 23 февраль алдыннан узган бәйге Татарстан беренчелеге дип тә аталды.

Кышкы юлда машинада узышу буенча Татарстан батыры исемен Казаннан, Чыңгызхан клубыннан Рафаэль Фаттахов яулады. Рөстәм Миннеханов икенче, Рәсүл Миннеханов өченче булды. Ярышта катнашучы 21 кешенең һәрберсенә Салават үз бүләген бирде.
XS
SM
MD
LG