Accessibility links

Кайнар хәбәр

Укытучылар баш күтәрә


Башкортстанның Туймазы шәһәре һәм районы укытучылары гаделлек юллап мөрәҗәгать әзерләгән.

Алар үзләренә мәгариф милли проекты нигезендә тиешле хезмәт хакын ала алмаулары хакында белдерә. Әле гыйнвар ае өчен дә хезмәт хакын алмаган алар. Башка районнарда һәм Уфада укытучылар тиешле хезмәт хакын алганлыгын да ачыклаган туймазылылар.

Шуңа да Туймазыда әлегә кадәр акча күрмәүләренә ризасызлык белдерә мөгаллимнәр. Бу хәлдә алар район һәм шәһәр түрәләрен гаепли. “Чиновниклар безнең акчаларны “әйләндереп” үзләренә файда эшлидер, күрәсең”, ди алар.

Район һәм шәһәр мәгариф бүлеге вәкилләре бу хәлгә аңлатма бирүдән баш тарта. Ә укытучылар һаман да акча алалмаса, ил җитәкчелегенә мөрәҗәгать юлларга җыена.
XS
SM
MD
LG