Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обаманомика vs. Рейганомика


Обама беренче бюджетын тәкъдим итте. Төп яңалык – байларның салымын арттыру, башкаларныкын киметү. Өч дистә ел элек президент Рейган башлаган сәясәтне тамырдан үзгәртү.

Икътисади кризис социаль үзгәрешләр алып килә. Һәрхәлдә Америкада шулай. Мисал өчен, 1930-нчы елларда, Бөек төшенкелек чорында, президент Франклин Рузвельт байларның салымын арттырган иде.

Ни өчен? Чөнки сайлаучылар авыр чорда авырлыкны һәркем татып карасын, дип таләп итә. Рәхәт чорда рәхәтлекне һәркем татымаса да.

Хәзер Америка шул 1930-нчы еллардан бирле иң тирән кризис кичерә. Һәм янә зур социаль үзгәрешләр алдында тора.

Кризистан байлар хакына

Атанкич көнне президент Обама киләсе елга бюджет тәкъдим итте. Америкада финанс елы 1 октябрьдә башлана. Әлеге бюджетта байларның салымын арттыру, гади американнарныкын киметү каралган.

Шушы үзгәреш казнага өстәмә акча китерер һәм берүк вакытта урта хәлле һәм ярлырак американнарга кризис михнәтен җиңелрәк кичерергә ярдәм итер дип фаразлана.

Моннан тыш, Обама сәләмәтлек саклау реформасына акча биреләчәген әйтте. Медицина хезмәтенең артык кыйммәт булуы күп кенә гаиләнең кесәсенә суга.

"Артык кыйммәт медицина хезмәте икътисадны артка өстери, гаиләләрне бөлгенлеккә төшерә, ул бюджетның иң тиз үскән өлешенә әйләнде. Без һәр американга сыйфатлы һәм түләрлек медицина хезмәте бирергә тиеш."

Обама социал-демократмы?

Бу үзгәрешләр күпчелек американның күңеленә хуш килер дип уйларга кирәк. Соңгы дистә елларда байлар белән ярлылар арасындагы упкын күпләрнең ачуын чыгара.

Нью-Йорк Таймс гәзите җомга санында язуынча, Обама планы тормышка ашса, Американың 1% иң бай катламы елына 100 мең доллар күбрәк салым тули башлаячак.

Элекке президент Джордж Буш керткән, байлар файдасына дип саналган салым ташламалары көченнән чыгарыла. Уртача гаиләнең еллык кереме якынча 800 долларга артачак.

Конгресс расласа, бу үзгәрешләр Обаманың сайлау ярышы вакытында биргән Американы тигезрәк җәмгыять итү вәгъдәләрен үтәү юнәлешендә адым булачак.

Конгрессның бюджет комитеты мәгълүматына караганда, Американың 1% иң бай катламның кереме соңгы 30 ел эчендә якынча 1 миллион долларга арткан. Күпчелек гаиләнең кереме инфляциядән бераз гына тизрәк үскән.

Европа юлына каеру

Соңгы өч дистә елда Америкада күбесенчә республиканнар идарә итте. Алар байларның салымын киметү стратегиясен алга сөрде.

Рональд Рейган күтәреп чыккан бу стратегиянең асылы шуннан гыйбәрәт – хосусый капитал арта, ул яңа эшкә җигелә, яңа бизнес өстәмә байлык китерә, бу байлык соңнан гади американнарга әйләнеп кайта.

Обаманың планы шушы стратегияне тамырдан үзгәртү булачак. Тәнкыйтьчеләр аны Америка икътисадын чәчәк аттырган стратегиядән ваз кичүдә гаепләргә мөмкин.

Рейган чорында Рейганомика дигән төшенчә бар иде. Хәзер матбугатта Обаманомика дигәне күренә башлады. Америка өчен шушы икенең кайсысы әйбәтрәк, дигән мәсьәләдә алга таба әле кызу бәхәсләр булачак.

Кайсысы гына өстенлек алса да, ул илнең икътисади гына түгел, социаль юнәлешен дә билгеләячәк. Кризис чорында икътисади һәм социаль үзгәрешләр кулга-кул тотынып атлый.
XS
SM
MD
LG