Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мулла белән поп Чечняга озата


Республиканың Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров Чечня вакыйгаларының кайчан төгәлләнәчәге билгесез, диде.

2 мартта Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм махсус билгеләнелгән милиция төркеме Чечен республикасының Гудермес шәһәренә озатылды. 185 кешедән торган әлеге төркем ярты елдан әйләнеп кайтачак.

Хәзерге вакытта Чечен республикасында тынычлык хөкем сөрсә дә, Татарстан хәрбиләренең дә яклаучы буларак кирәге чыгып куярга мөмкин, ди Әсгать Сәфәров.

“Чечняда кайвакыт чуалышлар булгалап куя. Бу хәл дөнья терроризмы белән бәйле. Алар акча бирмәсә, тынычлык урнашыр иде. Чечня Татарстан хәрбиләре һәм башка төбәкләрдәге хезмәттәшләребез өчен кайчан төгәлләнер? Кызганыч, әлегә ул дәвам итә, кайчан тәмамланачагы да билгесез”, ди министр.

Гудермес шәһәрендәге тынычлыкны Татарстан хәрбиләре генә сакламаячак. Чечняның әлеге районында башка төбәкләрдән килгән хәрбиләр дә булачак.

Чечен җиренә китүче 185 хәрбигә фатыйга бирергә ислам һәм праваслау дине вәкилләре дә килгән иде.

Эчке эшләр министрлыгының “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Сәлихҗан Татарстан хәрбиләре күп кайгылар күргән Чечен халкын яклау һәм саклау өчен бара, ди.

Харис хәзрәт Сәлихҗан
“Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә “әгәр кеше гамәле, сүзе белән чолганыштагы бәндәләрне юатышса, чын мөселман булыр” диелгән. Иң беренче Чечен халкына хорафат гамәл кылган ваһабчылардан һәм шундый юнәлешле фанатик юнәлешләрдән саклау өчен хәрбиләр Чечняга китә. Милиция хезмәткәрләре чеченнарның рухларын гына түгел, тәннәрен саклар өчен бара. Шуңа хәрбиләрне анда җибәргәндә, Аллаһы Тәгаләгә ялварабыз. Менә инде ун ел дәвамында Коръән укып, дога кылып исән-сау кайтсыннар дип озатабыз”, диде Харис хәзрәт.

Чечняга китүчеләр арасында төрле милләт вәкилләре татарлар, урыслар, чуашлар да бар. Харис хәзрәт исә мөселманнарның Чечняга хезмәт итәргә баруларын мөселманның мөселманга каршы бару, дип кабул итмәскә чакыра.
“Мөселман халкына мөселман милиция хезмәткәрләре киресенчә ярдәм итәргә бара. Моны халык аңларга тиеш. Безнекеләр Чечняга халыкны юатыр өчен бара, чөнки аларның хәзер бандитлары да юк”, ди.
Харис хәзрәт Сәлимҗан мөселман кешесе белән милиция хезмәткәре арасында һәм шулай ук Татарстан, Чечня мөселманы арасында бер нинди аерма да юк, дип әйтә.

“Авыр хәлдә бәндәләрне кем юатыша. Милиция хезмәткәре. Иң беренче табип ярдәмен кем күрсәтә? Милиция хезмәткәре. Рәнҗетелгәннәрне яклар өчен җанын, тәнен кызганмыйча кем көрәшкә күтәрелә? Милиция хезмәткәре”, ди ул.
Хәерле юл теләргә праваслау дине атакае да килгән иде. Юлга кузгалыр алдыннан мөселманнар мәчеткә, праваслаулар чиркәүдә кереп чыкты.





Хәрбиләрне ерак юлга озатучылар да шактый җыелган иде. Равилә ханымның ире Линар Чечняга беренче тапкыр гына бара икән. Чечняга үзе теләп китәме дигән сорауга, Равилә ханым: “Үзе теләп, хезмәт итәргә китә”, дип җавап кайтарды.
XS
SM
MD
LG