Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бердәм Русия җиңде. Көтелгәнчә


Җирле парламент сайлаулары якшәмбедә Русиянең тугыз төбәгендә үтте, шуларның барысында да җиңүне премьер-министр Владимир Путин җитәкләгән Бердәм Русия фиркасе яулаган.

Алай да, хакимият фиркасен яклау дәрәҗәсе бар җирдә дә бер үк түгел. Татарстанда ул шушы 9 төбәк арасында иң югары – 79.5% булса, ненец автоном бүлгесендә ни бары 42%.

Бу сайлаулар кризис башланып, халыкның бер өлеше авыррак яши башлаган шартларда үтте. Шуңа да карамастан, кайбер төбәкләрдә хакимияттәге партия 4-5 ел элек үткән сайлау белән чагыштырганда күбрәк тавыш җыйган. Бу нәтиҗәне көтелмәгән дип буламы?

Нәтиҗә алдан билгеле иде

"Бәхеткәме, кызганычкамы, бу нәтиҗә алдан билгеле иде, - ди Мәскәүдәге сәясәт белгече Дмитрий Орешкин. – Беренчедән, катнашу дәрәҗәсе түбән. Кешеләр сайлауга бармый, чөнки аңа ышанмый. Икенчедән, административ ресурс көчле. Өченчедән, халыкның зур өлеше кризисны әле аңлап бетермәгән. "

Бердәм Русиядән шактый калышып булса да, тугыз төбәкнең сигезендә икенче урынны коммунистлар яулаган. Бу нәтиҗә Федерация шурасы рәисе Сергей Миронов җитәкләгән Гадел Русия фиркасенә зур орым санала.

Владимир өлкәсендә коммунистлар хәттә 28% чамасы чыя алган. Татарстанда – 11% җыеп алар Дәүләт шурасында ике партиянең берсе булачак.

Сайлау ярышы вакытында ук коммунистлар Бердәм Русиянең басымына зарланып килде. Коммунистларның юлбашчысы Геннадий Зюганов партиянең интернет сәхифәсендә бу сайлауларны "моңа кадәр булан иң пычрак сайлаулар" дип атады.

ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский да тавыш бирү вакытында тәртип бозулар булганын җиткерде. "Тәртип бозулар бик күп булды. Үзәк сайлау комиссиянең 'булмады' дигән сүзе белән без килешмибез", - диде ул. ЛДПР кайбер төбәкләрдә 10% чамасы тавыш җыеп парламентка үтә алган. Татарстанда 3% чамасы гына җыйган.

Кемне билгелиләр, шул сайлана

Җирле парламент сайлаулары үткән төбәкләрдә катнашу дәрәҗәсе әле шактый югары булса, шәһәр башлыклары сайланган кайбер урыннарда бик түбән булган. Мисал өчен, Ерак Көнчыгышта тавыш бирергә сайлаучының ни бары 29% килгән. Приморье шәһәрләрендә катнашу дәрәҗәсе 19-27% тәшкил иткән. Ни өчен кешеләр сайлауга бармый?

"Кешеләрнең сайлауга ышанычы кими бара, - ди Орешкин. – Кемне билгелиләр, шул сайлана. Бу мөнәсәбәтләрен алар аяк белән тавыш биреп күрсәтә."

Шулай да, аерым урыннарда игътибарга лаеклы нәтиҗәләр дә бар. Мисал өчен, Мурмански шәһәрендә хәзерге мэр Бердәм Русия вәкиле Михаил Савченко беренче турда җиңә алмаган. Өлкә губернаторы Юрий Евдокимов, шул ук Бердәм Русия вәкиле булса да, мэрның көндәшен – Сергей Субботинны хупларга җөръәт иткән. Алар арасында икенче тур үтәчәк.

Мондый хәл Русия киңлегендә сирәк күренеш. Гомумән алганда, булган саннарга караганда, халык бар ил буйлап, бернинди кризиска да карамыйча, хакимияткә тавыш биргән.
XS
SM
MD
LG