Республика парламентына өстәмә, Уфа һәм берничә шәһәр һәм авыл шураларына шулай ук өстәмә һәм яңа оешкан 119 авыл шурасына сайлаулар узды. 1353 сайлау округында 1352 депутат сайланды. Бер урында - Аскын районында сайлау узмады. Сәбәбе - тавышның җитәрлек дәрәҗәдә бирелмәве.
Дүртөйле районында 6 урында веб-камералар куелган иде. Алар аша интернеттан дөньяның теләсә-кайсы почмагында сайлауларны күзәтү мөмкин булды. Моннан файдаланып интернетка 24910 тапкыр керү ачыкланган.
Шуларның 66 проценттан артыгы башкортстанлылар. Читтән кызыксынучыларга килгәндә, Америкада теркәлгән 66, Германиядә теркәлгән 21, Норвегиядә теркәлгән 14 кулланучының интернет аша Дүртөйледә узган сайлауларны күзәтүе ачыкланган.