Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либерал демократлар Татарстанга ачулы


Русия либерал демократик партиясе Татарстандагы сайлау зур хәрәмләшүләр белән үтте дип, Шәймиевне алмаштырырга чакыра

Русия либерал демократик партиясенең Дәүләт Думасындагы фракция җитәкчесе Игорь Лебедев: "Милли республикалардагы вәзгыять һәрвакыт киеренкелек тудыра, бу очракта сүз Татарстан турында бара – “Бердәм Русия” өчен 80% ул сайлау нәтиҗәсе түгел, ә нәтиҗәләрне кулдан ясау нәтиҗәсе", диде.

"Бар дөньяда икътисадый кризис көчәя бара, бөтен илләрдә хакимият фиркаләренә ризасызлык арта бара – бу нормаль күренеш, ә Татартстанда кризис юк һәм барлык татарлар да “Бердәм Русия”не бирелеп ярата", ди Лебедев.

Лебедев ил президенты Дмитрий Медведевны моңа игътибар итеп республика җитәкчелеген алмаштырырга чакыра.

"Шәймиевкә инде күптәннән вазифасыннан китәргә кирәк, ул бу урында артык озак утырды", ди либерал демократлар фракциясе башлыгы Игорь Лебедев.

Дүшәмбе көнне Татарстан һәм Карачай-Чәркәз республикалары һәм аларның президентлары турында шундый ук фикерләрне партия җитәкчесе Владимир Жириновский да әйткән иде.
XS
SM
MD
LG