Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социаль ипотеканы ярлыларга бирмиләр


Социаль ипотека нигезендә фатир алырга теләүчеләр Татарстанда 24 меңгә якын. Аларның кайберләре акча кертмәү сәбәпле, фатирсыз калырга мөмкин.

Финанс кризис башлангач, күпләр социаль ипотека программасы туктап калыр дип уйлады. Чөнки торак төзү өчен акчаның күпчелеген Татарстанның өре ширкатьләре кертә. Ә кризис башлангач аларның акча күчерәчәгенә шик туды. Әмма бу көннәрдә узган Татарстан дәүләт торак фондының химаячеләр шурасында президент Миңтимер Шәймиев оешмалар акчаны киләчәктә дә күчереп торачагын кистереп әйтте. Әлбәттә моны оешмалар ихтыяри эшли дип әйтеп булмый. Күпләр акча юклыкка сылтый. Әмма оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтеләчәге әйтелә.

Әлегә хәтле социаль торак төзелешенә акча өч тармактан керә. Бу - фонд әйләнеше, халык акчасы һәм оешмаларның кертеме.

Мидхәт Шәрифуллин
Татарстан дәүләт торак фонды мөдире киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин әйтүенчә, казнадан бүленә торган акча да кризиска карамастан киметелмәячәк. Һәм быел 800 квадрат метр торак төзү күздә тотыла (шуның 300 меңе – Казанда). Бу фатирлар бюджет өлкәсендәге һәм фондка акча күчерүче оешмалардан тыш, авыл хуҗалыгы җирлегендә эшләүче яшь белгечләргә, икенче дөнья сугышы ветераннарына, ятимнәргә, яшь гаиләләргә, сертификаты булган күпбалалы гаиләләргә, хәрбиләргә бүленәчәк.

Әлбәттә бу исемлек арта тора. Шуңа фатир көтү дә елларга сузыла. Хәтта хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов ул 3 елдан да артмаска тиеш дисә дә.

Мисал өчен бюджет өлкәсендә эшләүче Гөлнара Зыятдинова (исеме үзгәртелде) гаиләсе чиратка 2007 елны баскан булган.

“38 квадрат метрлы бер бүлмәле фатирда дүртәү яшибез. Бер балабыз бар. Беренче кертем өчен банктан 500 мең сум кредит алып салдык. Әмма ике тапкыр бәйгедә катнашып та җиңә алмадык”, ди Зыятдинова.

Аның сүзләренчә, 3 фатирлы бүлмәләр бик аз һәм сайлап алу мөмкинлеге юк диярлек. Моннан тыш, ул алынасы фатирны алдан күреп булмауга зарлана.

“Сукыр күз белән әйбер алган кебек, чөнки документларда төзелеш адреслары гына куела. Шуңа чиратта торучылар бер-берсе белән аралашып кына бәйгедә нинди йорт уйнатылачагын белә. Ә 2007 елны йортны барып карау мөмкинлеге бар иде”, ди Зыятдинова.

Әлбәттә базар бәясенә караганда социаль ипотека йортлары арзанрак булу сәбәпле, күпләр еллар буе да фатир көтәргә әзер. Мисал өчен, хәзер социаль торакның бер квадрат метры – 22 мең сум тора. Шәрифуллин әйтүенчә, аны быел арттырмаска булганнар.

Әмма күпләр фатир чиратыннан төшерелеп калырга да мөмкин. Чөнки республикадагы 5 меңнән артык гаилә торак фондына бөтенләй бер тиен дә кертмәгән. Күпләр моны акчалары юклыгы белән аңлата.
XS
SM
MD
LG