Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузин егетләре абхаз гаскәреннән кача


24 яшьлек грузин егете Ираклий Бигвава Абхазиянең Гали районы Отабая авылында яши. Абхаз армиясендә хезмәт итәргә теләми, гаскәргә эләкмәс өчен узган атна ахырында Грузия ягына качып киткә.

Хәрби хезмәткә алынуга каршылык күрсәткәндә җәрәхәтләр алган бу егетне Грузия чигенә кадәр туганнары озатып куйган.

Радиобызның грузин бүлеге хәбәр итүенчә, аңа авылның 70-ләп кешесе ияргән, хатын-кызлар һәм балалар. Ир-атларны рәсмиләр җибәрми, тотык итеп калдырган. Ираклий сүзләренчә, аның белән качып китүчеләр хәзер аны кире авылга кайтып, рәсмиләр кулына бирерлергә өнди.

Милләткә карамый

Узган ел Русия-Грузия сугышыннан соң Абхазия белән Көньяк Осетия бәйсезлеген игълан итте. Ике сепаратист республика хәзер дәүләтчелеген ныгыту белән мәшгуль. Шул исәптән, хәрби хезмәткә чакыру эшләре бара.

Абхазиянең тышкы эшләр министры Сергей Шамба сүзләренчә, бу эштә алар милләткә карамый.

"Канун нигезендә бездә хәрби хезмәт мәҗбүри. Милләтенә карамыйча, һәркем чакырыла. Шуңа күрә, без грузиннарга аерым шартлар тудыра алмыйбыз."

Гали районындагы хәлләр турында ишетсә дә, Шамба аларга артык зур әһәмият бирми, ә Ираклийның урлауларда гаепләнеп эзләнүдә булуын әйтте.

Көньяк Осетия җитәкчесе Эдуард Кокойты да узган елның октябрендә бу республикадагы егетләр дә хәрби хезмәткә милләтләренә карамыйча чакырылачак, дигән иде.

Провакация ихтимал

Бу республиканың икесендә дә грузиннар элек-электән яшәде. 1990-нчы еллар сугышында һәм узган елның августында күбесе качып китте. Әммә бер әлеше калды.

Көньяк Осетиянең Алхагори районында әле дә берничә мең грузин бар. Абхазиянең Гали районында алар 30-40 мең чамасы дип санала.

Белгечләр фикеренчә, Абхазия һәм Көньяк Осетиядә яшәгән грузин егетләрен хәрби хезмәткә көчләп тарту Грузия хөкүмәте өчен провакация тудыра ала.

"Хәлләр шулай дәвам итсә, бу төбәкләрне грузиннардан тазарту эше уңышлы ахырына җиткереләчәк", - диде радиобызның грузин бүлегенә Грузия паралемнтының бөтенлекне кайтару комитеты рәисе Шота Малашхиа.

Күзәтүчеләр юк

Вазгыять шуның белән дә катлаулана, бу төбәкләрдә халыкара күзәтүчеләр юк. Төбәкнең икесе дә, Мәскәү хуплавы белән, халыкара күзәтүчеләрне кире какты. Икесендә дә зур санда Русия хәрбиләре урнашкан. Тифлистән 40 чакырым ераклыктагы Алхагорида 3-4 мең Русия хәрбие тора.

Көнбатышның арадашчылык тырышлыгы әлегә әллә ни уңыш китерми. Европа Берлеге бу төбәккә кечкенә генә күзәтү төркемен җибәрде. Ләкин алар Грузия ягында гына йөри, чикнең икенче ягына чыкмый.

Шулай да, берничә провакацияне кисәтеп булды ди алар. Ләкин Гали районындагы кебек вакыйгалар кабатлана калса, вазгыять контролдән чыгарга мөмкин.
XS
SM
MD
LG