Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирскида “Себер йолдызлары” фестивале үтте


Тармакуль авылы биючеләре
Тармакуль авылы биючеләре

Новосибирскида узган “Себер йолдызлары” татар сәнгате фестивале барышында “Татар моңы” конкурсына Себер ягыннан катнашучылар сайланды.

Новосибирски шәһәрендә ике елга бер “Себер йолдызлары” дип исемләнгән татар сәнгате фестивале үткәрелеп килә һәм анда асылда Себер ягы шәһәрләрендә яшәүче сәнгатькәрләр катнаша. Алар нәфис сүз, инструменталь музыка, җыр, бию жанрларында көч сынаша. Фестиваль яңа талантлар ачарга, татар эстрадасы күгендә яңа “йолдызлар кабызырга” ярдәм итә.

“Себер йолдызлары” фестивале быел бишенче мәртәбә оештырылды. Аның географиясе башка елларныкыннан киңрәк булды: катнашучылар Русия төбәкләреннән генә булмадылар, якын чит илдән – Казакъстанның Семей шәһәреннән дә килгән иделәр. Әйтергә кирәк, Семей шәһәренең татар сәнгате мәктәбе укучылары һәм “Иртыш моңнары” ансамбле сәнгаткәрләре төрле жанрларда осталыкларын күрсәтеп, бүләкле урыннар да яуладылар.

Фестивальдә тагын катнашучылар Омски, Томски, Кемерово, Анжеро-Судженски, Иркутски, Усолье-Сибирское, Черемхово шәһәрләреннән, Новосибирскиның үзеннән, өлкәнең Уба, Ижмор, Кыштовка, Бараба, Чаны район үзәкләреннән һәм Тармакуль, Аул-Тандов, Новопреображенка авылларыннан булдылар.

Бишенче “Себер йолдызлары” фестивалендә катнашучыларның саны 200-дән артып китте. “Кызганычка каршы теләкләрен бердергән коллективларның барсы да килә алмады. Кризис сәбәпле, юлларына акча таба алмаучылар күп булды. Безгә дә хөкүмәттән ярдәм бик аз күләмдә булды”, ди әлеге чараның төп оештыручысы булган “Өлкә мәдәният үзәге” директоры Рауза Тихомирова.

“Мин катнашучыларның саны шулай күп булыр дип уйламаган да идем, шундый авыр шартларда да, мөмкинлек табып, килгәннәре өчен коллективларга мин бик рәхмәтлемен”, ди Рауза ханым.


Быелгы фестивальнең бер үзенчәлеге дә булды: бәйге барышында Татарстанның мәдәният министрлыгы һәм “Татарстан Яңа Гасыр” телерадиоширкәте оештырган “Татар моңы” конкурсына талантлы яшь җырчылар сайлап алу барды. Бу эшне жюри әгъзәләре башкарды.

Алар Казанда узачак бәйгегә Новосибирскидан Әльфия Нигматуллинаны һәм “Нәүрүз” төркемен, Омскидан Сабина Мидигулованы, Иркутскидан Ренат Кәримовны тәкъдим иттеләр. Яңа гына билгеле булган мәгълүматлар буенча, “Татар моңы” конкурсы жюрие бу исемлектән бер генә җырчыны - Иркутски егете Ренат Кәримовны сайлап алган.

Ренат Кәримов “Себер йолдызлары” конкурсында беренче мәртәбә катнаша. Ул Иркутски өлкәсендәге бурят авылында туып үскән. Өйдә дә, мәктәптә дә рус һәм бурят телләрендә генә сөйләшкән. “Татар телен бик начар беләм, кечкенә чагымда әбием генә бераз өйрткән иде”, ди ул.

Ренат төрле конкурсларда катнашкан, призлы урыннар да яулаган. Әмма ул бурят һәм рус җырлары гына җырлаган. Татар җыры белән беренче чыгыш ясавы. “Себер йолдызлары” конкурсында Ренат Кәримов 35 яшькәчә “Аерым җырчы” номенациясендә икенче урынны яулады. Беренче урын булмаса да, жюри әгъзалары үзенчәлекле тавышылы егетне “Татар моңы” бәйгесенә тәкъдим итте.

Эльдар Абдуллов
“Себер йолдызлары” бәйгесенең тагын бер үзенчәлеген әйтергә кирәк, анда катнашучыларның күпчелеге балалар һәм яшүсмерләр булды. 3-4 яшьлек нәниләр оста итеп гармунда да уйнадылар, җырладылар да, биеделәр дә. Семей шәһәреннең татар сәнгате мәктәбе укучысы - 5 яшьлек Эльдар Абдулов 3 төрле бәйгедә катнашты. Дәртле җырлары, кызыклы биюләре белән ул жюри әгъзаларының дә, тамашачыларның да мәхәббәтен яулады, өч номенациядә дә беренче урынга чыкты.

“Себер йолдызлары” фестиваленең жюри рәисе, Семей шәһәренең татар сәнгате мәктәбе җитәкчесе Габдулхак Ахунжанов фикеренчә, фестиваль югары дәрәҗәдә, яхшы оештырылган. “Аның киләчәге өметле”, ди Габдулхак әфәнде.

Жюри әгъзасе - Казан кунагы, Татарстанның халык артисты Фердинант Фәтхи дә фестивальнең уңышлы узуына басым ясады. “Фестивальнең җитешмәгән якларын да бар. Беренчедән, катнашучыларның Татарстанда җырланган җырлар җырлавы, җирле композиторлар әсәрләре, яки халык җырлары булмавы. Икенчедән, җырчыларның туган телләрен белмәүләре. Җырчы нәрсә турында җырлаганын аңламый, сүзләр аңлашылмый, нәтиҗәдә яхшы тавышлы җырчы да югары бәяләнми”, ди ул.

Әйтелгән кимчелекләргә карамастан, гомүмән алганда, фестиваль уңышлы узды. Катнашучылар да, тамашачылар да чарадан канәгәтъ иделәр. Барсы да аны бәйрәм кебек кабул итте.
Бүләкләү тантанасы


“Бик кирәк безгә мондый бәйрәмнәр. Рәхмәт сезгә. Ешрак оештырсагыз, яхшы булыр иде”, диючеләр күп булды. Өлкә татар мәдәният үзәге директоры Рауза Тихомирова да, авырлыкларга карамастан, милли чараларны киләчәктә дә даими үткәреп торырга ниятли.

Шулай итеп, “Себер йолдызлары” фестивале Татарстаннан читтә яшәүче миләттәшләребезнең татар сәнгатеннән читләшмәвен күрсәтте. Бу эштә яшь буынның алдынгылар сафында булуы, киләчәктә дә милли сәнгатебез югалтмас, сакланыр дигән өметне ныгыта.
XS
SM
MD
LG