Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ: 20 ел элек һәм хәзер


Татар иҗтимагый үзәге беренче корылтае узуга 20 ел тулу уңаеннан, милли хәрәкәт вәкилләре бергә җыелып, юбилей корылтае турында фикер алышты.

Матбугат очрашуын Марат Мөлеков исемендәге иҗтимагый үзәк оештырды. Киңәш-табыш итү кебек узган әлеге җыенда иҗтимагый хәрәкәтне башлап йөрүчеләр һәм аннан соң анда актив катнашкан Дамир Исхаков, Юныс Камалетдинов,Рашат Сафин, Марс Шәмсетдинов, Фәүзия Бәйрәмова, Фәрит Уразай, Фәндәс Сафиуллин катнашты. Матбугат очрашуына билгеле әдипләр, яшьләр дә килгән иде.

Очрашу ТИҮ-нең 20 еллык тарихына, бүгенге хәленә һәм киләчәк язмышына багышланды. Хәзер иҗтимагый үзәк халыкны үзенә туплый торган милли оешма түгел. Әмма Татарстанның 20 ел эчендә алып барган сәясәтенең асылын ТИҮ программасы тәшкил итә. Шул ук иҗтимагый үзәк оештырылып җибәрү нәтиҗәсендә татар Конгрессы, Милли мәҗлес, “Иттифак” фиркасе һәм башка милли оешмалар үз эшләрен башлап җибәрә. Дөрес, хәзер ТИҮ 90-нчы еллардагы кебек Дәүләт шурасына депутатлар да чыгара алмый, меңләгән-меңләгән халык та мәйданнарга чыкмый.

Юныс Камалетдинов һәм Дамир Исхаков
ТИҮ-нең 20 еллыгына багышланган очрашуга килгән милли хәрәкәт вәкилләренең сүзләренә караганда, аларның һәрберсе милли хәрәкәтнең яңадан тернәкләнеп китүен тели. Милли хәрәкәт “аталарының” узган еллар турында сөйләр сүзләре күп булса да, очрашуны алып баручы галим Дамир Исхаков истәлекләр белән мавыкмаска кушты. Ул күбрәк алга таба хәрәкәт итү өчен тәкъдимнәр әйтүләрен сорады.

Очрашуда бик күп мәсьәләләр күтәрелде. Татар халкы азатлыгы, дәүләт бәйсезлеге, татар мәктәпләре, җитәкчеләр турында да сүз чыкты. ТИҮ-нең программасы, бурычлары үтәлгәнме, үтәлсә күпмесе башкарылган кебек мәсьәләләр дә күтәрелде. Катнашучыларның күбесе башкарылган эшләрнең хәл ителмәгән мәсьәләләрдән азрак икәнен әйтте. Шуңа күрә кыласы гамәлләр күп булганлыгы искә төшерелде. Шул ук вакытта милли хәрәкәт вәкилләре арасында да каршылыклар килеп чыкты. Әмма милләтчеләр бердәм булырга кирәк дигән фикерне алга сөрде.

Динчеләр белән милләтчеләргә бергә хәрәкәт итәргә кирәклеге әйтелде. Ислам диненең асылында бердәмлек ята, ди Дамир Исхаков. Милли хәрәкәт башланып киткән елларда милләтчеләр белән динчеләр бергә хәрәкәт итсә дә, тора-бара алар арасында каршылыклар килеп туды. Хәзер исә милли хәрәкәт вәкилләре халыкның диннән башка гына үсеш ала алмаячагын искәртә.

Бүгенге милли хәрәкәтнең иң авырткан урыны – киләчәктә халыкны җыю, бергә туплау. Чөнки хәзер халык сәясәттән китте, ди Дамир Исхаков.


“Яңадан күтәрелеп китеп булырмы? ТИҮ оештырып җибәргәндә, безнең Литвалар белән элемтәләр булды. Алар үзләрендәге инкыйлабны академиклар әзерләп бирде, дигәннәр иде. Бездә дә бит милли хәрәкәтнең башында галимнәр, алардан соң язучылар торды. Без барыбер өметсезлеккә бирелергә тиеш түгел. Бер адым булса да, алга атларга тырышырга кирәк. Алла боерса, март ахырында җыелсак, халыкны җыеп бер сөйләшсәк, шул сөйләшүне халык арасына таратсак, аның да файдасы булыр. Чөнки анда җыелгач, без күбрәк эшләнмәгән эшләр турында сөйләшербез, дип уйлыйм.

Дөрес, башкарылган гамәлләр дә күп. Без бүген монда җитәкчеләрне бераз сүктек. Әмма аларның хәлен дә аңларга кирәк. Алар Мәскәү кулы астыннан бер кая да селкенә алмый. Уңга бер адым атласаң да, сулга каерсаң да бетәсең. Әмма халык, җитәкчеләр, зыялылар бергә булганда гына нәрсәдер эшләргә була. ТИҮ юбилей корылтае булачак, Алла боерса! Ул үзенә күрә бәлки сискәндереп, уянып китү мәҗлесе булыр. Чөнки Татарстан эчендә милли хәрәкәт булырга тиеш”, ди Дамир Исхаков.

ТИҮ 20 еллыгына багышланган чара 28 мартта “Казан” милли мәдәни үзәгендә узачак.
XS
SM
MD
LG