Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газ сугышы яңадан башланамы?


Нафтогаз ширкәтендә тентүләр
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:44 0:00


Украина иминлек хезмәтенең битлек кигән кораллы хезмәткәрләре чәршәмбе төштән соң Нафтогаз ширкәтенең баш фатирына бәреп керде. Алар коррпуция эшен тикшерү кысаларында президент Виктор Ющенко фәрманы белән хәрәкәт иткән.
Президент сүзчесе Ирина Ванникова чараларның кырыслыгын болай аңлатты: "Иминлек хезмәтенең шулай кырыс хәрәкәт итүен вазгыять таләп итә. Тәртип бозуларны тикшергәндә президент тәвәккәллек һәм катылык кирәк дип саный."

Тентү вакытында алынган документлар арасында элегрәк РосУкрЭнерго ширкәтенеке саналган 11 миллиард шакмак метр газның кәгазләре дә булган. Бу серле ширкәт соңгы вакытка кадәр Русия белән Украина арасындагы алыш-бирешләрдә арадашчылылык итеп килде.

Гыйнвар аенда Украина премьер-министры Юлия Тимошенко Мәскәүгә барып яңа килешү төзеп кайтканнан соң, арадашчының кирәге калмады, дип белдерелде.

Бу килешүдә Мәскәү белән Киев арасында газ бәясе тирәсендәге бәхәс хәл ителде. Ә менә РосУкрЭнерго кулындагы зур күләмдә газның язмышы хәл ителми калган.

Иминлек хезмәте сүзчесе Марина Остапенко сүзләренчә, Нафтогаз ширкәте 900 миллион долларлык ул газны үзләштермәкче булган. Тентүләр шул сәбәпле үткәрелгән.

"Вазгыятьне күпертергә кирәкми. Бу Украина кануннары нигезендә үткәрелгән гадәти тикшерү. Алынган документлар җинаять эшен тикшерү өчен кирәк."

Сәяси көрәш

Атанкич көнне Украина премьер-министры Юлия Тимошенко бу тентүләрне Нафтогаз ширкәтенең газын кулга алып, илнең газ үткәрү системын туктату нияте, дип атады:

"Кызганычка каршы, прокуратура берни эшләми, чөнки анда аның да мәнфәгате бар. Иминлек хезмәте тупас рәвештә канун боза. Президент моңа күз йома."

Тимошенко РосУкрЭнергоны гаепләде. Бу ширкәт президент Ющенко белән бәйләнештә санала. Ющенко белән Тимошенко араысында инде күптәннән сәяси көрәш бара.

Атанкич көнне иминлек хезмәте вәкилләре Нафтогаз бүлекчәсе саналган Укртрансгаз ширкәтендә дә тентү үткәрергә килгән. Ләкин Тимошенко тарафлы депутатлар аларны бинага кертмәгән.

7 мартка Украина Газпром ширкәтенә бурычының чираттагы өлешен түләргә тиеш. Атнакич көнне Русия премьер-министры Владимир Путин Украинадагы соңгы вакыйгалар моңа комачау итмәс дигән өметен әйтте:

"Бу гамәлләр нәтиҗәсендә акча түләнмәсә, бу Украинаның үзенә һәм бәлки Европага газ җибәрүнең тукталуына китерергә мөмкин."

Русия белән Украина арасындагы газ сугышы аркасында гыйнвар аенда Европаның 18 иле ике атна буена газ кытлыгы кичергән иде. Соңгы вакыйгалар бу тамашаның яңадан башлана алуын күрсәтә.
XS
SM
MD
LG