Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һөнәр турында уйлар чак җитте


“Тормыш сулышы” сәхифәсендә Сөләйман Нәҗмиевның педагогика университеты ректоры Рәдиф Җамалетдинов белән әңгәмәсе басылган. “Һөнәр турында уйлар чак җитте” язмасы мәктәпне тәмамлаучылар, әти-әниләр өчен файдалы булыр.

Татар дәүләт гуманитар педагогика университетында 37 белгечлек, 12 бакалавр юнәлеше буенча югары белем алу мөмкинлеге тәкъдим итә. Гамәли информатика, төбәк белеме, сәнгать белеме, экология һәм башкалар укытыла, дип яза автор.

Узган ел педагогика университетын тәмамлаучыларның Ассоциациясе дә төзелгән икән. Аның әгъзалары арасында Русия Дәүләт Шурасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, әдипләр Ренат Харис, Мәдинә Маликова, Лена Шагыйрҗан тора, дигән ректор.
ТДГПУ Европа киңлегендә вузның белем бирү дәрәҗәсен арттыру өчен эш алып бара икән. Германия, Франция, Мисыр, Кытай, Сирия, Кипр, Иран вузлары белән хезмәттәшлек итәбез, ди Рәдиф Җамалетдинов.

Быел исә университетет укырга бары тик БДИ нәтиҗәләре белән генә кабул итәчәк. Документларны 18 июннән – 25 июльгә кадәр тапшырырга кирәк. Медалистлар өчен бернинди дә ташламалар юк. Узган ел 878 түләүсез урынга 3704 укучы гариза язган. Быел якынча 900 түләүсез урын карала. Бүгенге көндә уку йортының шәһәр үзәгендә урнашкан өч тулай торагы да бар.

Сайлау шаукымы

Әлеге сәхифәдә 1 мартта булып узган сайлау турында укучы хатлары урын алган. “Сайлау маҗаралы” язмасын язган кеше исемен күрсәтмәгән. Хатта Русиядә сайлауларның гадел узмавы әйтелгән.

“Сайлауларның бик үк чиста булмаганын беләм инде, шулай да быел да бардым. Мин кешедән киммени?”, дигән хат авторы.

“Сайлау бездә гаделме” язмасын Бөгелмә шәһәреннән Әнәс Назыймов яза. Ул Русия Президенты Дмитрий Медведевның сайлауда 5%тан да ким җыйган фиркаләргә дә парламетта урын бирергә кирәк дигәне уйландырды, ди автор.

“Шахмат термины белән әйткәндә, кисәк кенә шах ясап, бөтен вак партияләргә дә оешу мөмкинлеген бетереп, мат кую түгел микән бу? Аның бу бәләкәй генә юмартлыгын еламагыз, менә сезгә прәннек, дигән сыман ил белән идарә итү юлын ябуга ошаттым”, дигән автор.

Валюталы сәясәт

Дәүләт Шурасына сайланылган депутатларның хакимияткә хәйлә белән юл еруын Захри “Валюталы сәясәт” мәкаләсендә шәрехли.

Авторның ике танышы кризис сәбәпле, эшсез кала. Әмма көннәрдән бер көнне эшле булып куялар. Авылларда әби-бабайларның өйләрен карарга, кар көрәргә тиеш була болар. Әмма шул ук вакытта авыл халкына Юрий Царапкинны сайларга үгетлиләр. шуның Шуның өчен көненә 700 сум акча да биреләчәк икән, дип яза Захри.

Автор депутатларны үзләре өчен генә түрә булуларын әйтә. Аерым шәхесләр генә үз тормышларын яхшыга үзгәртә, дигән ул.

Ислам һәрчак ярдәмгә килә

“Иманга юл” сәхифәсендә Айзат Шәһмәрдәновның мөселман медицинасы белгече Наил Мөхетдинов белән әңгәмәсе урнаштырылган. Язмада мөселман медицинасының тарихы, бүгенге үсеше тасвирланган. Әлеге дәвалау юнәлеше Әбүгалисинага барып тоташа икән. Аның ысуллары яман шешне дә җиңз ала, дигән белгеч. Әңгәмәдә Мөхәммәд пәйгамбәр чорыннан калган дәвалану ысуллары да бирелгән.

— Мөселман медицинасы дөньяви медицинадан нәрсәсе белән аерыла, уртак үзенчәлекләре бармы?

— Иң мөһиме, мөселман медицинасында хәрәм дигән төшенчә катгый саклана һәм аны кулланырга хакыбыз юк. Мөселман кешесе спиртсыз, наркозсыз гына ниндидер авыруны кичерә ала икән, ул вакытта аны кулланырга ярамый, бу – хәрәм. Тик! Әгәр адәм баласына авыр, куркыныч операцияләр кичерергә кирәк икән, ул чакта наркоз кулланыла, чөнки кеше авыртуга түзә алмый җан бирергә мөмкин. Авыруга наркозны мәҗбүри ясыйлар икән, операциядән соң ул кеше белән сәер хәлләр күзәтелә. Ахыр чиктә наркоман булып китүчеләр дә аз түгел. Операциядән соң өч ай буе наркоз кушып дәвалану авыруга тәэсир итә. Шуңа да мөселман медицинасы, иң элек, нияттән башлана.

Мөселман медицинасында хәрам куланмый, ди Мөхетдинов. Үзе исә кешеләрне үләннәр, минерраллар белән аякка бастыра икән. Могҗизалар рәвешендә терелткә кешеләрем дә бар, дигән ул. Аның фикеренчә, авырмас өчен артыгын борчылмаска кирәк.

“Инде чирләрнең күбесе стресстан килеп чыкканлыктан, барлык Адәм баласына Пәйгамбәребезнең «Артыгын борчылу – гөнаһ!» – дигән хәдисен истән чыгармаска тәкъдим итәм. Ни өченме? Азрак борчылу – битараф булмау. Ягъни ул кешене уйландырырга һәм ниндидер хәлдән уңай чишелеш алырга, кешенең иммун механизмын эшләтергә ярдәм итә. Кайгыру, хәсрәткә бирелү – аерым бер рухи өлеш кенә. Артыгын шатлану, куану да чирләр тудырырга сәләтле. Әйтик, 9 майда Ватан сугышында җиңүгә ирешкәннән соң, күп кешеләр инфаркт белән җан биргән. Шатлыктан аларның йөрәге түзә алмый. Ягъни нинди генә стресс булмасын, ул кеше сәламәтлеге өчен зыянлы. Һәм, иң, элек үзебезнең психикабызны тотрыклы тотарга өйрәнергә кирәк”, дигән ислам табибы.

Язмада намаз укуның файдасы турында да язылган. Саҗдәгә төшү генә 100 чирдә дәва бирә икән. Гомумән, Мөхетдинов ислам дине һәрчак ярдәмгә килә дигән.

8 март белән, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

“Җәннәт әниләр аяк асытында” сәхифәсендә аналар турында язмалар урын алган. “Ана хакы”, “Әнием, сине яратам!”, “Ханис хатыны Галия”, “Рәхмәтлемен, әнием, сиңа!” язмаларында аналарга мәдхия укыла, гыйбрәтле вакыйгалар сөйләнә.

“Безнең гәҗит”тә “Азатлык”

Газетның өч битенә “Азатлык” хәбәрләре урнаштырылган. Татарстан, Башкортстан, дөнья яңалыклары урын алган.
XS
SM
MD
LG