Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кабызып-сүндерү" килеп чыгармы?


АКШ һәм Русиянең тышкы эшләр министрлары очрашуында ракета калканы, Әфганстан һәм Иран мәсьәләләре турында сөйләшү көтелә. Клинтон энергетика темасын да күтәрде.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон һәм Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның күрешүе Женевада, җомга көн кич белән үтәргә тиеш. Бу АКШның яңа президенты вазифага керешкәннән соң якларның беренче рәсми күрешүе булачак.

Элегрәк, Обама идарәсенең югары дәрәҗәле рәсмиләре Русия белән мөнәсәбәтләрне яңадан башларга тәкъдим иткән иде. Вице-президент Джо Байден "төймәне сүндереп-кабызу" төшенчәсен кулланды.

Әле кичә генә АКШ тәэсирендә НАТО Русия белән мөнәсәбәтләрен яңартып җибәргә булды. Алар 2008 елда августта туктатылды. Ул вакытта НАТО баш секретаре, Грузия белән булган сугыштан соң, Русия белән элеккечә эш йөртеп булмаячак, дип әйткән иде.

Вашингтон, Альянс белән араның җылынуы, АКШка Русия белән төп мәсьәләрдә хезмәттәшлекне урнаштырырга ярдәм итәр дип өметләнә. Аерым алганда, Вашингтонга Иран атом программасы мәсьәләсендә Мәскәүнең теләктәшлеге һәм хезмәттәшлек итүе кирәк.

Әмма якларның Украина һәм Грузиягә карата карашлары нык аерыла. АКШ бу илләрнең НАТОга кушылу теләген хуплый.

Җомга көнне Брюссельдә чыгыш ясаганда да ул, Русия белән эш йөртү, АКШның Грузия, Балтыйк буе, Балкан яки Европадагы башка илләрнең ирекле, бәйсез булу теләгенә, мөстәкыйль фикер йөртүенә теләктәшлеген берничек тә бетермәс, диде.

Шулай ук, АКШ дәүләт секретаре һәм Русия тышкы эшләр министрының рәсми очрашуында Әфганстанда хезмәттәшлек итү мәсьәләсе дә тикшерелер дип фаразлана.

Русия Әфганстанда НАТО көчләре белән тулы канлы хезмәттәшлек алып барырга вәгъдәләр бирде. Хәтта Пакыстан юлына альтернатива булып, АКШ гаскәрләренә әйберне Русия аша китертергә дә мөмкинлек бирмәкче иде.

Шулай ук АКШ дәүләт секретаре Клинтон һәм Русия тышкы эшләр министры Лавров, Чехиядә ракеталардан саклану системаларын урнаштыру турында да сөйләшергә тиеш. Иран кебек илләрдән саклану өчен алып барылган бу план, Буш идарәсе башлаган төп проектларының берсе булып санала.

Русия бу планга кискен каршы чыга һәм бу системалар Мәскәүгә каршы юнәлгән дип саный.

Клинтон бүгенге очрашу алдыннан уртак мәнфәгатьләр булса да, фикер аерымлыкларына игътибарны юнәлтте. Бүген Брюссельдә яшьләр белән очрашуда ул берничә белдерү ясады.

“Безнең карашлар нык аерылган мәсьәләр дә бар. Без Русиянең Грузиядәге гамәлләрен, энергетиканы куркыту инструменты буларак куллануны хөкем итәбез", дип әйтте Клинтон.
XS
SM
MD
LG