Accessibility links

Кайнар хәбәр

Советлар тарафыннан җәберләнгән имам


Совет заманында төрле җәберләүләргә карамастан, шәригатьчә яшәгән һәм төрле дини хезмәтләр чыгарган мөселман эшлеклесе Габделхак хәзрәт Саматов вафат булды. Ислам дине тоткан өчен аны эшеннән куганнар, газеталарда хурлап язмалар бастырганнар.

Габделхак хәзрәт Саматовка 79 яшь иде. Ул күп еллар дәвамында Татарстанның баш казые вазифасын үтәде һәм мөселман җәмгыятендә шәригать өлкәсендә тирән белемгә ия хәзрәт буларак билгеле. Әмма әлеге уңышка ирешү өчен аңа шактый авырлыклар күрергә туры килгән.

Габдехак хәзрәтнең улы – Ханты-Мансы автоном бүлгесе Диния идәрәсе рәисе, Сургут мәчете имамы Таһир Саматов сөйләвенчә, аның әтисе мөселман гаиләсендә туган, совет чорына карамастан мөселман кызына өйләнгән һәм 4 баласын да дини рухта тәрбияләгән.

“Күпне күрдек инде. Әтине мәҗлесләрдән алып чыгып китәләр иде. Бохараның “Мир-Араб” мәдрәсәсенә укырга киткәндә, аны дини фанатик, социаль җәмгыятьне җимерүче дип бөтен газеталар мәсхәрәләп язып чыкты. Эштән дә кудылар, социаль түләүләрдән дә мәхрүм иттеләр”, ди Таһир хәзрәт Саматов.

Аның әйтүенчә, Бохарага мәдрәсәгә киткәч КГБ Габделхак хәзрәтне кире борып кайтарган. Әмма ул аңа да карамастан тагын киткән. Укып кайткач та имам булып урнаша алмаган. Чөнки Пермьдә бу вазыйфада эшли башлагач диннең күтәрелә башлавын сизеп, аны тиз генә ул урыннан алганнар.

“1980 елларга кадәр Мәрҗәни мәчетендә слесарь булып эшләде. Шунда бераз дәресләр дә бирде. Аны башка эшкә алмадылар”, ди Таһир хәзрәт.

Шуңа да карамастан ул бер көнне Казанның Тынычлык, икенче көнне Караваево бистәсендә күп халыкны җыеп яшертен генә дини дәресләр алып барган, кулдан төрле хезмәтләр язган. Бары 80нче еллардан соң гына Габделхак хәзрәт Саматов башта Әлмәттә, аннары Оренбурда һәм Чистайда имам булып эшләүгә ирешкән. Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәгә нигез салучыларның да берсе ул булган.

Улының сүзләренә караганда, Габделхак хәзрәт беркайчан да җитәкче эшен яратмаган. Әле мөфтиләр булмаганда - 1992 елда аны Татарстанның баш мөхтәсибе вазыйфасына билгеләгәннәр. Әмма ул күбрәк рухи эшкә тартылган.

“Акча табу, хезмәткәрләр туплау эше аның өчен авыр иде, гыйлеме, тәҗрибәсе булганга ул казый эшенә ризалашты”, ди Таһир хәзрәт Саматов.

Әлеге эштә ул 2006 елга кадәр эшләде.
XS
SM
MD
LG