Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон: Русия белән хезмәттәшлегебез Европага зыянга булмас


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Обама идарәсенең Русия белән якынрак хезмәттәшлек сәясәте АКШның Европага таяныч булуын киметмиячәк диде. Клинтон моны Брюссельдә Европа Парламентында әйтте.

"Безнең Русия белән мөнәсәбәтләр Грузия кебек илләргә, яки Балтыйк буена, Балканга, яки Европаның башка берәр иленә бәйсез, ирекле булып яшәргә, үзенчә карар итәргә, Русиянең тиешсез тыкшынуыннан башка үз юлы белән барырга ярдамебезне киметмиячәк", - диде Клинтон.
XS
SM
MD
LG