Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәчет һәм чиркәүләрдә кризис


Руханиләр финанс кризис аркасында китаплар алу һәм гыйбәдәтханәләрне төзекләндерүгә акча кимегәнен белдерә.

Казан епархиясе идарәсе башлыгы Александр Павлов сүзләренә караганда, элек чиркәүгә акча биргән ширкәтләрнең барысының да моңа хәзер мөмкинлеге юк.

Татарстан диния назарәтендә дә сәдакаләрнең кимүен белдерәләр.

"Пенсионерлар гына сәдакаләрен мәчеткә гел китереп тора," дип белдерде диния назарәтенең матбугат хезмәте башлыгы Әхмәт Халиков.
XS
SM
MD
LG