Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балкар халкы сөргеннең 65 еллыгын искә ала


Кабарда-Балкар республикасында балкар халкының Сталин тарафыннан сөргенгә җибәрелүнең 65 еллыгына багышланган матәм чаралары узды. Нальчикта сәяси золым корбаннары һәйкәле янына меңгә якын кеше килгән.

Чарада катнашучылар балкарларның сәяси хокукларын торгызуны һәм Кабарда-Балкар республикасының сөргенгә кадәрге административ төзелешен кире кайтаруны таләп итте.

1944 елның 8 мартында 37 меңләп балкар 14 поездда Үзәк Азия һәм Казакъстанга сөрелде.
XS
SM
MD
LG