Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Мәүлидне бәйрәм итәләр


Татарстанда халык кунакка йөрешә. Берәүләр халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп узса, икенчеләре Мәүлид бәйрәменә җыела.

Мәүлид бәйрәме Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне хөрмәтеннән рабигүл әүвәл аеның 12нче көнендә билгеләп њтелђ. Татарстанда Чечнядагы кебек ул ял көне саналмый. Әмма 8 март бәйрәме ялы дүшәмбегә күчерелү сәбәпле, Мәүлид быел республикада ял көненә туры килде. Ләкин гади халык әлеге бәйрәмне бик белеп бетерми дисәм дә ялгыш булмас.

“Болгар” мәчете имам ярдәмчесе Марсель хәзрәт Сабиров әйтүенчә, мөселманнарның ике зур бәйрәме – Корбан һәм ураза бар.

“Ә Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көнен уздыруны һәр кеше үзе хәл итә”, ди ул.

Кайбер риваятьләрдән күренгәнчә, пәйгамбәр вафат булганнан соң, аны яраткан, ислам диненә ихласлы булган Әрбил дәүләте патшасы Мөзәфәр Әбү Сәгид Күкбури бине Гали Биктәкин гаять юмартлыгыннан, рәсүлебезнең шәфәгатен өмет итеп, зур аш мәҗлесләре әзерләп, күп халыкны кунак итеп, хәер-сәдакалар бирүне гадәткә кертеп калдырган. Бу гадәт тора-бара бөтен илләргә таралып, һәр җирдә мөселманнарның сагынып, көтеп ала торган бәйрәменә әверелгән.

Татарстанда да мәчетләрдән тыш, халык та Мәүлид ае дәвамында өйдә Коръән укыта һәм кунаклар чакыра.

“Соңгы вакытта өлкәннәр генә түгел, яшьләр арасында да пәйгамбәрне олылау артты. Мәҗлес җыючылар да күбәйде”, ди Сабиров.

Күп кенә район-авылларның мәчетләрендә бүген Мөхәммәд пәйгамбәрне зурлап кичәләр оештырыла. Мисал өчен, Апас районы мәчетендә хәдисләр уку чарасы үтә.

“Рәсми рәвештә бу бәйрәм көне түгел, әмма Мөхәммәт пәйгамбәрне хөрмәт йөзеннән кайбер мәчетләрдә аны Мәүлид кичәләре итеп тә уздыралар”, ди Сабиров.

Әлеге көн уңаеннан, мөселманнарны Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин да котлады.

Казан шәһәрендә зурлап Мәүлид бәйрәмен 19 март көнне Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармония залында үткәрәчәкләр. Әлеге чара хәзер ел саен оештырыла.
XS
SM
MD
LG