Accessibility links

Кайнар хәбәр

Реклам кәсебе зыянга эшлиме?


Ел ахырына Татарстандагы мәгълүмат чараларының рекламнан килгән табышы уртача 35%-ка кимергә мөмкин. “Татмедиа” башлыгы Марат Моратов сүзләренчә, радио 50%, матбугат 30-40%, телевидения 20-25% табышын югалтачак.

Узган ел исә мәгълүмат чараларының рекламнан килгән табышы 3 миллиард сум тәшкил иткән. Бу акчаның яртысы телевидениягә туры килә. Табыш китерү буенча икенче урында матбугат, аннан соң радио һәм интернет килә.

Белгечләр кризис елында мәгълүмат чараларының рекламнан килгән табышлары 1,7 миллиард сумга төшәчәк, ди.

Хәлләр авыр булуга карамастан, “Татмедиа” башлыгы Марат Моратов, агентлыкка кергән 146 мәгълүмат чарасы җитәкчеләренә реклам табышларын арттыру кирәклеге турында әйтте. Әлегә бу тармак агентлык керемнәренең 33% гына тәшкил итә. Киләчәктә исә җитәкчелек бу санны 66%-ка арттырмакчы. Бу максаттан “Татмедиа”да аерым реклам бүлеге дә төзелгән. Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов та киләсе елда мәгълүмат тармагын финанслауны артык киметмәү турында әйтте.

Матбугат.ру сәхифәсе башлыгы Данил Сәфәров кризис елында татар матбугатына да авырга туры киләчәк ди.
Данил Сәфәров

“Реклама - сәүдә итүнең этәргече саналса да, бүген күп кенә оешмалар кризис сәбәпле үзләренең реклам чыгымнарын кыскарта башлады. Бу вәзъгыятне аңлап кайбер басмалар хәтта антикризис рекламда уйлап чыгарды.

Татар матбугатына килгәндә, гаеп үзебездә күп дип уйлыйм. Күптән түгел бер татар журналисты белән сөйләштем. Ул бер таныш җитәкчегә татар матбугатында реклам бастырырга тәкъдим иткән. Җитәкче үз чиратында, хакын бирергә ризалашып та татар рекламасыннан баш тарткан. Димәк татар рекламасын кирәксенмиләр. Бу бит кризис галәмәте түгел. Реклама бирүчеләрнең күбесе татарда нинди газет-журнал чыкканын да белеп бетерми. Телевидения, радиоларга реклам бирүчеләр әле бераз булса да бар, газеталарда аларны табу шактый авыр, ди Данил Сәфәров.

Сәфәров сүзләренчә, реклама бирүче күбрәк шәһәр кешесе укый торган матбугатка мөрәҗәгать итә. Татар мәгълүмат чараларының күбесе, авыл кешесе өчен. Анда сату-алу мөмкинлеге шәһәргә караганда түбән. Шуңа күрә, реклам бирүче күбрәк шәһәрдәге урыс матбугатын сайлый.
“Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров исә мәгълүмат чараларында рекламның кимү сәбәбен кризистан гына күрми.
Миңназым Сәфәров

“Кризис бит ул хәзер матур сүзгә әйләнде. Булдыксызлыкны кризиска сылтарга өйрәндек. Моңарчы да эш кырмаган кешеләр, кризис дип сөйли башлады. Моңарчы да теләмичә генә эшләгән кешеләргә дә кризис акланырга менә дигән сәбәп булды.

Тулаем алганда, татар матбугаты гына түгел урыс матбугаты да авырлыклар кичерә. Татар матбугатында кризиска кадәр дә ничек итеп укучыны саклап калырга дигән борчулы мәсьәләсе бар иде. Хәзер исә үзәк басмаларда да бу проблема бар.

“Ватаным Татарстан” басмасына килгәндә, хөкүмәт газетасы дисәләр дә, без яртылаш үзебез тапкан акчага яшибез. Әмма бездә министрлыкларның мәҗбүри рекламнары басыла. Башка җирдә бастыру чарасын тапмасалар, ел ахырына рекламнан 40-50% табыш булыр дип уйлыйбыз. Әмма барлык газеталарның да хәле безнеке кебек түгел. Авырга туры киләчәк билгеле. Әмма беренче чиратта тел, милләтне саклап калуны максат итеп куйган басмалар реклам хисабына гына түгел, ә хакимият ярдәмен алып та яшәргә тиеш, ди Миңназыйм Сәфәров.

Белгечләр исә, бүген үзәк каналлардагы рекламны үтемлерәк, дип бәяли. Шуңа күрә элек җирле мәгълүмат чараларында реклама бирүчеләрнең күпчелеге аларга китергә мөмкин, ди белгечләр.
XS
SM
MD
LG