Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда Гүлнең Казан сәфәренә бәя бирелде


Шушы көннәрдә Истанбулда Төрек дөньясы мәдәният йорты үзәгендә Идел-Урал оешмасы тарафыннан Төркия президенты Абдуллаһ Гүлнең Татарстанга булган сәфәренә бәя бирү өчен җыелыш үткәрелде.

Җыелышта башта сүз Татарстанның Төркиядәге вәкиле Радик Гыймәтдиновка бирелде. Ул президент Гүлнең Русия сәфәрендә катнашкан вәкилчелекне Казанга озатып барган.

Аның сүзләренә караганда, 2008 елда ике арадагы сәүдә күләме 3 миллиард долларга җиткән. Ике президентның узган айда булган очрашуы вакытында да икеяклы хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды.

Радик Гыймәтдинов, Төркия президентының әлеге сәфәреннән алда, Татарстанга төрек эшкуарларын алып баруларын әйтте. Аннары ул Татарстанның Төркиядә яшәүче татар яшьләрен кабул итәргә җыенуын һәм ихтыяҗ булган чакта үзләренә мөрәҗәгать итүләрен сорады.

Үз чыгышында ул шулай ук, Топкапеда Төрек дөньясы мәдәният йортлары үзәгендәге бер йортның Татарстанга бирелгән булуын һәм аның озакламый ачылачагын белдерде. Чөнки бу үзәктә бәйсез төрки дәүләтләренең мәдәният йортлары бар. Хәзер инде татар белән башкортныкы да булачак.

Шуннан соң сүзне Идел-Урал төрекләре оешмасы рәисе Аттила Күнтүз алды. Ул да Төркия белән Русия арасындагы сәүдә күләменең артуына басым ясады. Аттила Күнтүз Абдуллаһ Гүлнең Татарстанга булган сәфәрен тарихи вакыйга дип бәяләде. «Татарлар төрекләр белән руслар арасында күпер була ала», диде ул. Аттила Күнтүз шулай ук Русия тарафыннан Төркия ватандашларына виза бирүдә кыенлыклар булуын әйтте.


Тышкы икътисади хезмәттәшлек шурасының Төркия-Русия комиссиясе исеменнән Илшат Нәҗипов чыгыш ясады. Ул Төркия вәкилчелегенең Казанда зурлап каршы алынуын, татарлар белән төрекләрнең очрашуы дусларча, туганнарча узганын әйтте.

Чыгыш ясаучылар арасында профессор Надир Дәүләт тә бар иде. Ул ике ил арасындагы дуслыкның, Русиядәге тугандаш халыклар белән мөнәсәбәтләрне тәрәккый итүгә файдасы тию ихтималы турында сөйләде.

Җыелышта Башкортстаннан килгән язучы Марсел Гарипов исә, җыелганнарны “Нигә татарча сөйләмисез?” дип бераз тәнкыйтьләп тә алды.

Дөрес, бары тик Татарстан вәкиле Радик Гыймәтдинов кына татарча сөйләде. Моның сәбәбе асылда Русиядәгесенә охшаш. Беренчедән, катнашучылар арасында Көнчыгыш Төркестан оешмасыннан килгән ике әгъза һәм башка татар телен белмәүчеләр бар иде. Икенчедән, хәтта үзләре татар булса да, татарчаны белмәгәннәр күпчелекне тәшкил итү сәбәпле, җыелыш төрекчә барды.

Кыскасы, бу җыелышта Топкапеда бер Татар мәдәният йортының эшли башлавы, Идел-Урал төрекләре оешмасының интернет сәхифәсе булдырылачагы, 26 апрельдә Тукай көне уздырылачагы, ә 6 июндә исә Татарстан вәкилчелегенең Төркиядә Сабантуе үткәрәчәге белдерелде.
XS
SM
MD
LG